ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 18:06

Көчле рухлылар бәйрәме

Районда Халыкара инвалидлар көнен билгеләделәр

Сишәмбе, 3 декабрьдә, районда Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар узды. Дөресрәге, бер көн алдан башланды – дүшәмбе "Яшьлек" ФОКында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән берәмлекләр өчен дартс, шашка, шахмат, кәрзингә туп ташлау, пневматик винтовкадан ату һ.б. кебек ярышларның алты төре буенча спорт фестивале үтте. Район инвалидлары шулай ук спорт объектлары – физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм "Дулкын" бассейнының түләүсез хезмәтләреннән куллана алды.
МКДЦда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән берәмлекләрне чакырып тантана үтте. Фойеда килүчеләрне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан җитештерелгән кул эшләре әйберләре күргәзмәсе каршылады. "Ачык йөрәк белән" концерты барышында район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм "Инвалидлар җәмгыяте" Яңавыл район һәм шәһәренең җәмәгать оешмасы рәисе Индира Әлимгаффарова җыелучыларга мөрәҗәгать итте.
– Яңавыл районы буенча сәламәтлеге какшаган 3 305 кеше исәптә тора, алардан 128е – бала. Район инвалидлары район һәм республика конкурс һәм фестивальләрендә катнаша, спорт ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, җиңүче, призер була,төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә иҗади эшләрен тәкъдим итә, – дип билгеләде Индира Нил кызы. Ул шулай ук чаралар үткәргәндә иганәчелек ярдәме күрсәтүче учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Фәнәвий Низамов, Снежана Мәрданова, Гөлҗиан Зкерина, Резеда Гыйльмуллина, Флүзә Дәүләтгәрәева, Илза Гыйлемшина, Галина Нәбиуллина, Рәмзил Гыйльфанов, Рәүхәт Яппаров җәмгыять тормышында актив катнашуы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Арытаба МКДЦ, сәнгать мәктәбе коллективлары, шулай ук Яңавыл реабилитацияләү бүлеге һәм психоневрология интернаты хезмәткәрләре катнашлыгында концерт узды. Концерттан соң "Отдых" кафесында "Күңелдә ут кабызыгыз" әдәби-музыкаль кичәсе үтте.
Читайте нас: