ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2019, 18:25

Сәламәтлек, туклану, дәүләт ярдәме

Яңавыллылар Уфада үткән "Гаилә дөньясы. Ана булу һәм балачак" күргәзмә-форум файдасы турында сөйләде

Үткән атнада район хакимияте башлыгы урынбасары Гәүһәр Миндиярова, район Советы депутатлары Гүзәл Раянова һәм Алия Мирсаяпова Уфада "ВДНХ-ЭКСПО" мәйданчыгында үткән Гаилә дөньясы. Ана булу һәм балачак" махсуслаштырылган күргәзмә-форумында булып кайтты. Ата-аналар өчен ул никадәр файдалы булган? Бу хакта Гүзәл Раянова һәм Алия Мирасяпова белән әңгәмәләшәбез.
ЯТ: – Чара анык нинди максатны күздә тотты?
Алия Мирсаяпова:- Барыннан да элек – бу җәмәгатьчелекнең гаилә кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү, яшь гаиләләргә ярдәм, шулай ук ата-аналар һәм сабыйларның сәламәтлеге турында хәстәрлек күрү.
ЯТ: – Проблемаларны хәл итү юллары турында әйтелдеме?
Гүзәл Раянова: – Нигездә спикерларның чыгышы нәкъ шул сорауга кагылды: яшь гаиләләрдә ничек күп бала тудыру теләге булдырырга, ничек хупларга, ничек ярдәм итәргә? Сүз үсмерләр һәм аларның проблемалары турында барды. Аерым алганда, балаларда – булачак ата һәм аналарда – репродуктив сәламәтлекне, ягъни сәламәт балалар тудырырга сәләтлелекне саклау кирәклеге хакында. Түлсезлек проблемасы һәм йөккә узу авырлыклары бүгенгә, белгечләр тарафыннан билгеләнгәнчә, бик кискен тора.
ЯТ: – Яшь гаиләләргә бала тудыру өчен торак соравы еш киртә була. Форумда ул сорау күтәрелдеме?
Г.М.: – Һичшиксез. Гаилә ипотекасы турында чыгышлар форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук бала туганда финанс ярдәм чаралары һәм түләүләр күләме турында әйтелде.
А.М.: – Форумда шәхси балалар бакчалары һәм тематик үсеш мәктәпләренең уңай яклары турында сөйләделәр. Районнарны башлап йөрүче белгечләргә актив бушлык күрсәтергә өндәделәр.
Пленар өлештән соң күргәзмәдә булдык. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның туклану сыйфатын инде беренче ел гына өйрәнмибез. Уфа шәһәренең балалар һәм диетик туклану үзәге күргәзмәсен карау кызыклы булды. Төрле суммага төшке ашларның берничә варианты тәкъдим ителде.
ЯТ: – Күргәннәрдән нинди нәтиҗә ясадыгыз?
А.М.: – Безнең балалар да һич ким тукланмый.
Быел, билгеле булуынча, Радий Хәбиров башлангычы буенча сөт кухнялары челтәрләре ачылды. Ачыклавыбызча, әлегә сөт кухнялары берничә шәһәрдә генә эшли, ләкин бу проект этаплап тоташ республиканы колачлаячак. Әчегән сөт, эремчек, өстәмәләрсез табигый йогырт тәмләп карадык – барысы да бик тәмле һәм туклыклы.
Г.М.: – Форум мәйданчыкларында лекцияне кызыксынып тыңлаучы йөкле хатыннар булуын билгеләдем. Алар туклануга да тест ясый, балалар өчен үстерүче уеннарны да өйрәнә, кием сыйфаты буенча сораулар да бирә.
Ата-аналар өчен мастер-класслар күрсәтелгән мәйданчыклар күп оештырылуы, психолог, психотерапевт, логопедлар кабул итүе (барысына да чират тезелде), табибларның лекцияләр укуы, юридик ярдәм күрсәтү өстәле оештырылуы өстенлекле. Гомумән, һәр кеше үзе өчен кызыклы һәм файдалы нәрсәдер ала алды.
ЯТ: – Әңгәмә өчен рәхмәт.
Читайте нас: