ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2019, 12:37

Гөлназ Максимова: "Нәтиҗәлелек артачак"

Бүген – Русия казначейлыгы барлыкка килү көне

8 декабрь – Русия казначейлыгы барлыкка килү көне. Бу ил территориясендә бюджет чыгымнарының үтәкүренмәлелеген тәэмин итүчеләр бәйрәме. Властьның бу органы никадәр яхшырак үсешкән, төбәкләр, муниципаль берәмлекләрнең финанс системасы шулкадәр тулырак эшли.
Федераль казначейлыкның БР буенча Идарәсенең Яңавыл бүлеге Калтасы районын да хезмәтләндерә. Бу дата алдыннан учреждение җитәкчесе Гөлназ Максимова белән очраштык, тоташ система эше турында сөйләве, киләчәккә планнары белән уртаклашуын үтендек.
– Казначейлык системасы – дәүләтнең үсешкән системаларыннан берсе. Документларның кәгазьдән электрон әйләнешкә күчүе клиентларга реаль вакыт режимында Федераль казначейлык органнары белән үзара эш итүне тәэмин итү мөмкинлеге бирде.
Әлеге вакытта финанслар белән идарә итүнең "Электрон бюджет" Дәүләт мәгълүмат системасы актив кертелә. Муниципаль берәмлекләрнең финанс органнарыннан кулланучыларны илнең бюджет системасының бердәм порталына тоташтыру буенча эш алып барыла.
Русия Банкында ачылган бердәм казначейлык исәбе эшләүгә күчүгә булышлык итүче казначейлык түләүләре һәм хезмәтләндерү системасының эшләвен тәэмин итү Федераль казначейлыкның төп проектларын тормышка ашыру кысаларында яңа бурыч булып тора. Казначейлык түләүләре системасын булдыру бюджетларга керем исәпләнү, акча чараларын күчерү срогын кыскартырга, бердәм казначейлык исәбенең түләүгә сәләтлелеге белән идарә итү оперативлыгын арттырырга, түләү сервисларын киңәйтергә, гражданнар һәм оешмалар өчен дәүләт, муниципаль хезмәтләргә түләү уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: