ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2019, 12:05

"ЯнаулБлагоустройство": карга каршы көрәшкә – коралланып

Предприятиенең юлларны кышкы карауга әзерлеге нинди?

Быел кар аз әле, шулай да бозлавык һәм кар түшәмәсе кебек "бүләкләрне" табигать ясый инде. Оешма җитәкчесе Алмаз Фәйзуллин шәһәр урамнарын кышкы карау буенча "төп" предприятие – "ЯнаулБлагоустройство" ширкәтендә аларга каршы көрәшкә ничек әзерләнүләре турында сөйли.
– Тоташ көзге-язгы чор дәвамында карны, автомашина юлларын механикалаштырылган чистарту, кышкы тайгалакка каршы көрәш, юл читләреннән кар өемнәрен эттерү, төяү, чыгару һ.б. алып барыла.
Предприятие эшчеләре шулай ук автобус тукталышлары, павильоннар, ял һәм юл билгеләре урнаштыру урыннары, киртәләр һ.б объектларны кар һәм боздан даими чистарта. Гомумән алганда, 162 км шәһәр юлларын хезмәтләндерәбез, моның өчен предприятиедә 17 берәмлек махсус техника бар, моннан тыш предприятие һәм шәхси эшкуарлар белән транспорт хезмәтләренә өстәмә шартнамәләр төзелгән. Бозлавыкка каршы көрәш өчен ком кулланып фрикция алымын кулланабыз. Базага 600 тонна ком, шулай ук тоз кайтарылды. Төзекләндерүчеләр һәм юл эшчеләре бригадалары җәяүлеләр өчен тротуарлар, җәяүлеләр күперләре, туктау павильоннары, ял урыннары һәм балалар уйнау өчен мәйданчыкларны кардан чистарта. Техника эшчеләр белән тупланган, аларның тәүлек әйләнәсенә кизү торуы оештырылган. Предприятие кышка әзер.
Читайте нас: