ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2019, 12:20

Яңавыл иң яхшы территорияләр исәбендә

БР Хөкүмәтендә

Төбәк хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә "Башкорт ихаталары" ихата территорияләренең комплекслы үсешенең республика программасын тормышка ашыруга йомгаклар ясалды. Вице-премьер – БРның ТКХ министры Борис Беляев билгеләнгән программа буенча эшләрне оештыру буенча иң яхшы территорияләр исәбендә безнең Яңавыл шәһәрен дә атады.
Вице-премьер сүзләре буенча, программа 86 процентка үтәлгән: планлаштырылган 400 объектның 346сында эш тәмамланган.
– 30 проценты гына программа критерийларына тулынсынча тиңдәшле, – дип билгеләде Борис Беляев. – Алар Уфа, Яңавыл, Агыйдел, Салават, Дүртөйле, Морак, Нуриман, Тәтешле районнарында урнашкан.
БРның сәламатлек саклау министры Максим Забелин киңәшмәдә шулай ук сәламәтлек саклау инфраструктурасы үсеше программасын тормышка ашыру турында сөйләде, республиканың район һәм шәһәрләрендә транспорт чараларын газон һәм балалар мәйданчыкларында законсыз кую өлешендә хокук бозуларны ачыклау буенча административ комиссияләре эшен оештыру хакында мәгълүмат тыңланды. Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать хәвефсезлеге сораулары тикшерү өчен аерым блок итеп чыгардылар.
Урындагы дәрәҗәдә киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов "Башкорт ихаталары" программасын уңышлы тормышка ашыру өчен рәхмәт белдерде. Шуның белән бергә ул аны тормышка ашыру өлешендә җитди бурычлар торуын билгеләде. БРның ТКХ министрлыгының яңа алгоритмына ярашлы, муниципалитетлар 1 мартка кадәр подряд оешмаларын билгеләү буенча конкурс процедураларын башларга, турыдан-туры эшкә 1 майдан соңламыйча тотынырга, ә инде 30 октябрьгә аларны тәмамларга тиеш. Бу программа кысаларында 2020 елда өч ихата территориясе: Юбилей урамы, 5, 6, 7/1, 11; Октябрь урамы, 4, Ломоносов урамы, 1 һәм Җиңү урамы, 60; Станция урамы, 10, 10а, 12а ямьләнәчәген исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: