ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2019, 15:29

Шушы хәбәрне ишеткәч, тәрбияченең йөрәге тотып үлә

Балалар бакчасында… бомба?

Шушы хәбәрне ишеткәч, тәрбияченең йөрәге тотып үлә.
Кичә Ерак Көнчыгышның берничә төбәгендә мина куелуы турында хәбәрләрдән соң байтак балалар бакчасын эвакуацияләргә туры килгән. Хабаровск краенда 15 меңнән артык бала эвакуацияләнгән.
Владивосток, Амурдагы Комсомольск, Биробиджан, Хабаровск, Благовещен шәһәрләрендә дистәләрчә балалар бакчасы эвакуацияләнгән. Бәхеткә, шартлаткыч кую турында хәбәрләр ялган булып чыга. Әле шушы эшне башкаручыларны эзлиләр.
Әйткәндәй, бу шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен әлеге вакыйга эзсез үтми. Мәсәлән, Биробиджанда мина куелуы турында билгеле булгач, балалар бакчасы тәрбиячесенең хәле начарлана. Ашыгыч ярдәм чакыртсалар да, аны коткарып калып булмый.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: pixabay.com.ru
Читайте нас: