ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2019, 12:20

Программалар эшли, акча бар

Агробизнеска дәүләт ярдәме турында сөйләшү узды

Истәк авылы мәдәният йортында аграр бизнесны дәүләт яклавы сораулары буенча күчмә консультация узды. Җыелышта БР Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәгенең республиканың төньяк районнарын күзәтүче белгече Рөстәм Ульданов катнашты.
Билгеле булуынча, АПК өлкәсендәге бизнесменнарны яклауга юнәлтелгән программалар хәзер байтак. Аларның иң төпләре – "Агростап", "Башлаучы фермер", "Гаилә фермасы", шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник нигезен үстерү буенча программа һәм керем барлыкка китерүче проектларны тормышка ашыру өчен аларга грант ярдәме.
– Безне каршыда яхшы рентабельлек һәм яңа эш урыннары булдыру белән кооперативларның нәтиҗәле системасын төзү бурычы тора. Байтак авыл территорияләренә ярдәм таләп ителә, авылны ныгытырга, заманча стандартларга кадәр инфраструктурасын үстерергә тиешбез, – дип ассызыклады Рөстәм Ульданов. Ул, шулай ук район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Әлимгаффаров, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Айдар Мозаффаров гамәлдәге һәм башлаучы фермерларга югарыда билгеләнгән программаларда катнашу шартлары хакында тагын бер тапкыр искә төшерде, яңалыкларда тукталды.
Мисалга, "Гаилә фермасы". Элек ул "Гаилә терлекчелек фермасы" дип атала иде, ярдәм чараларын искәрмәләрсез терлекчелеккә юнәлтергә мөмкин иде. Терлекчелек һәм үсемлекчелек аерылгысыз булганга күрә, әлеге программа буенча дәүләт ярдәмен авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен куллану мөмкинлеге планлаштырыла.
"Агростап" программасында үзгәрешләр байтак. Алар грант суммасына да, документларны рәсмиләштерүгә дә, аларны конкурс сайлап алуга тапшыру вакыты һ.б. кагыла. Алар барысы да җентекле аңлатылды.
– Программалар эшли, бюджетка акча салынган, – дип йомгак ясады сөйләшүгә БР Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәге белгече, – сездән башлангыч кына кирәк.
Читайте нас: