ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2020, 13:10

Яңа автобуслар кайтты

Автобус паркы яңарып тора

37 машинаның ачкычларын водительләргә республика хөкүмәтенең вице-премьеры Фәнүр Ягафаров тапшырды.
Уфада үткән әлеге тантанада ул бу автобуслар тагын да мең баланы мәктәпләргә йөретә алачак дип билгеләде.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, автобуслар 21 хакимияткә тапшырылган. Шулай итеп, Баймак, Белокатай, Белорет, Благовар, Бөрҗән, Гафури, Дүртөйле, Иглин, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушнаренко, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Хәйбулла районнары, Нефтекама, Салават, Уфа шәһәрләре яңа ел алдыннан мәктәп автобуслары кабул итте.
Яңа автобуслар ГЛОНАСС спутник навигациясе һәм тахографлар белән җиһазландырылган.
Әйтергә кирәк, агымдагы елда республика 143 яңа автобуслы булды. Бүген Башкортстанда 1436 автобус 2749 авылдан 872 мәктәпнең 41951 укучысын йөретә.
Мәктәп автобусларын яңарту “Мәгариф” милли проектының бер юнәлеше булып тора. Соңгы өч елда республиканың автобус паркы федераль һәм төбәк бюджеты исәбеннән әледән-әле яңарып тора.
Чыганак: omet-rb
Автор : Сафина Язгөл
Читайте нас: