ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2020, 18:38

“Сез кеше түгел, дуңгыз!”

Уфада яшь әни күңелсез хәлгә тарыган.

Кристина исемле яшь әни башкаланың Черниковка бистәсендәге Азатлык урамында кечкенә кызы белән урамга чыга. Көтмәгәндә тыныч кына коляскада йоклап яткан бала өстенә балконнан сүндерелмәгән тәмәке төпчеге килеп төшә. Бу хакта “КП-Уфа” басмасы яза.
Бәхеткә, бала зыян күрмәгән. Ярый әле тәмәке төпчеге сабыйның битенә төшмәгән... Иң мөһиме, хатын аны вакытында күреп калган. Ә менә өр-яңа комбинезонны ул бик ямьсезләп ташлаган.


Кристина тәмәке кайсы балконнан төшүен билгеләргә маташса да, килеп чыкмаган, юньсез адәм качып өлгергән. Ана кеше бозылган комбинезонның сурәтен социаль челтәрләргә куйган. Еш кына янгын чыгуга нәкъ менә тәмәке төпчеге сәбәпче була да инде.


Социаль челтәрләрдә бик күпләр тәмәке көйрәтүчеләргә, төпчекләрне теләсә кайда ташлап китүчеләргә мөрәҗәгать итеп, “тозлы-борычлы” сүзләр язган. “Сез кеше түгел, дуңгыз!” дигәне бу очракта аеруча туры килә бугай...
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Автор: Юлия Төхбәтуллина

Читайте нас: