ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 15:05

“Үбешүдән туктагыз!”

“Роспотребнадзор”да аеруча кеше күп булган урыннарда, аэропортларда, җәмгыять транспортында сак булырга куша

“Роспотребнадзор” идарәсе русиялеләргә шундый киңәш бирә.
Белгечләр бу көннәрдә шулай ук кул биреп күрешүләрдән дә тыелырга, кулларны еш юып торырга, башка кеше бармаклары тимәгән савыт-сабадан гына ашарга киңәш итә. Бу чаралар дөньяны хафага салган коронавирусны кисәтү максатыннан эшләнә.
“Роспотребнадзор”да аеруча кеше күп булган урыннарда, аэропортларда, җәмгыять транспортында сак булырга куша, андый урыннарда предметларга кагылуны мөмкин кадәр азайтырга, кагылган хәлдә кул белән бит-күзгә тимәскә киңәш итә.
Кытайда яңа типтагы коронавирустан 170 кешенең үлүе, авыручыларның саны 7771гә җитүе билгеле.
Автор: Ләйсән Якупова
Фото: zelv.ru
Читайте нас: