ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2020, 13:29

35 ана үз сабыеннан баш тартырга теләгән

Ярый әле 23е вакытында акылына килгән

Уфаның Опека һәм попечительлек идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр 35 ана яңа туган сабыйларыннан баш тартырга ниятләре булуын белдергән.
Яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы хезмәтенең эше нәтиҗәсендә гаиләләрдә 23 сабыйны саклап кала алганнар. Бер ел элек 59 "отказ" нияте теркәлгән иде, 39 хатын, акылына килеп, сабыйларын гаиләгә алып кайткан.
Уфада 2014 елдан яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы хезмәте аналарга гаиләдә баланы саклап калырга ярдәм итә. Бала табудан баш тартырга ниятләве турында билгеле булу белән белгеч бала тудыру йортына чыга. Моның сәбәпләре ачыклана, беренчел консультация үткәрелә, хатынның, аның гаиләсенең, якын-тирә мохитнең торышы турында мәгълүмат җыела, мөмкин булган ресурслар ачыклана.
Ана кеше риза булса, аның гаиләсе белән тернәкләндерү эше алып барыла. Профилактика эше өч ай дәвам итә, әмма ике елга кадәр озайтылырга мөмкин. Димәк, моның нәтиҗәсе дә бар. Алар - аборттан исән калган һәм үз кадерлеләре куенында гаиләдә тәрбияләнүче балалар.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: