ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2020, 17:55

Русиянең чаңгы юлы, Җиңү юбилее...

Шимбә көнне Яңавылда өч чаңгы узышы узды

Үткән шимбә Сабантуй басуында сигез йөздән артык чаңгы спортын һәм сәламәт тормыш рәвешен яратучы җыелды. Күп кенә катнашучылар өчен 2020 елның 8 феврале чын чаңгы дебютына әверелде, бу хакта сүз түбәндәрәк булачак.
Биредә берьюлы өч узыш узды: Русия чаңгы юлы (1 км), якынлашып килүче Җиңү юбилее хөрмәтенә 1945 метрга йөрү, шулай ук ГТО нормативларын тапшыру.
Катнашучыларны старт алдыннан район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов сәламләде.
Йола буенча йөгерүдә берничә номинация булды.
"РН-Транспорт" ширкәте "Күләмле чаңгы узышы 2020нең иң актив коллективы" номинациясендә җиңүче булды. Сүз уңае, тулы составта чыгучы транспортчылар бу шимбә көнне самавыр, сый-хөрмәтләр һ.б. белән үзләренә чын-чынлап бәйрәм оештырды.
"Күләмле узышларның иң өлкән катнашучысы" номинациясендә Илдар Киков җиңүче булды. Илдар Габдрәхман улы 73 яшендә тәүдә масс-стартта катнашты, ә арытаба "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комлексында дистанциягә чыкты.
"Иң өлкән катнашучы хатын-кыз" номинациясендә чираттагы тапкыр Зоя Павловна Заякина билгеләнде. Аңа сиксән сигез яшь (моңа ышануы авыр, Пермь өлкәсеннән Яңавыл чаңгы узышларында даими катнашучы шулкадәр яшь күренә). Сүз уңае, ул Яңавылга кызы белән килгән. Дүрт яшьлек Таһир Шакиров – "Иң яшь катнашучы" номинациясендә, "Иң яшь катнашучы кыз" номинациясендә биш яшьлек Анюта Изибаева (икесе дә– 9 санлы "Миләшкәй" балалар бакчасыннан) җиңүче.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комлексы араларында призлы урыннар алучы катнашучылар үз яшь төркемнәрендә грамота белән бүләкләнде.
Читайте нас: