ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2020, 15:28

Соры-зәңгәр кәгазьдән– ышанычлыга санлыга

Электрон хезмәт кенәгәсе хакында нәрсә белү кирәк

Ел башыннан Русиядә яңа электрон документ кертелә – гадәти соры-зәңгәр кәгазь кенәгәләргә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килә. Яңа формат хезмәткәрләр өчен уңайлы, чөнки андагы бөтен мәгълүмат "онлайн" режимда ачык булачак. Санлы форматтагы хезмәт кенәгәсенә күчү ярыйсы гына гади. Бу хакта һәм яңалык турында җентеклерәк Пенсия фондының урындагы идарәсе башлыгы Гөлнара Вилданова белән әңгәмәләшәбез.
– Ел башыннан илдә электрон хезмәт кенәгәсенә күчү башлана. Барлык эшләүче гражданнар өчен аның үз ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачагын билгеләргә кирәк. Әмма 2021 елдан тәү тапкыр эшкә урнашучылар өчен мәгълүматлар электрон төрдә генә алып барылачак.
– Бу очракта гражданнардан нәрсә таләп ителә?
– Гражданнарга ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә хезмәт кенәгәсен электрон төрдә алып бару һәм кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау хакында язма гариза тапшыру кирәк. Электрон хезмәт кенәгәсе сайлаган берәмлекләргә кәгазь кенәгә тиңдәшле язу белән кулга бирелә. Шул ук вакытта ул көчен югалтмый һәм электрон белән бертигез кулланылуын дәвам итә. Санлыны сайлаучыларга биредәге мәгълүматларның 2020 елдан башлап кына теркәлүен белү мөһим, шуңа күрә кәгазь кенәгәне саклау кирәк.
– Электрон хезмәт кенәгәсендә нәрсә бар?
– Кәгазьдәгесендәге кебек диярлек: эш урыннары һәм чорлары, вазыйфа (белгечлек, һөнәр), квалификация, башка эшкә кабул итү, эштән китү, күчү, хезмәт шартнамәсен туктату нигезләре һ.б.
– Мәгълүматлар фашланмаячагына гарантия бармы?
– ПФРның мәгълүмат системасы шәхси мәгълүматларны саклау өлкәсендә гамәлдәге закончалыкка ярашлы аттестацияләнгән. Мәгълүматларны үзгәртү яки юкка чыгару мөмкин түгел диярлек. Берәмлекнең исәп мәгълүматлары билгеләнгән саклау системаларында теркәлә, бу мәгълүматлар югалу куркынычын гамәлдән чыгара.
– Һәм соңгысы: электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны ничек алырга мөмкин?
– Берничә ысул бар: Русия Пенсия фонды һәм Дәүләт хезмәтләре порталы сайтларында шәхси кабинет аша, шулай ук, эш белән тәэмин итүче (ахыргы эш урыны буенча), Пенсия фонды идарәсе яки МФЦга кәгазь төрдә заявка биреп.
Читайте нас: