ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+19 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2020, 15:15

Колбаса эчендә...

Күз алдында шартлаган

Тула шәһәрендә яшәүче Елена Брусенцева дигән хатын якындагы кибеттән сатып алып кергән колбасаның күз алдында шартлавы турында социаль челтәрләрдә язган.
Шартлаудан шушы хәлгә кергән колбаса фотосурәтен ул ВКонтактеда, “Туланың кара исемлеге” төркеменә куйган.
Брусенцева белдерүенчә, сатып алганның икенче көнендә ул якыннары белән бутерброд ясарга булган.
Колбасаны өстәлгә салган да, чәй пешерергә киткән. Шул вакыт шартлаган тавышка борылып карагач, чак артына авып китмәгән.
“Кулымнан чәйнүк чак кына төшеп китмәде... Колбаса шартлаган!” –ди, коты очкан, аптыравының чиге калмаган хатын.
Брусенцева мондый хәлгә беренчегә тарыган. Колбасаны җитештергән “Тавр” компаниясе әлегә бу уңайдан бернинди аңлатма, җавап та бирмәгән.
Чирләмәс өчен күпме колбаса ашарга яраганын Русиялеләргә быел гына аңлатканнар иде. Экспертлар аның чи килеш ысландырылганын көненә юка гына ике кисәк ашарга ярый дип белдерде. Ә инде 100 граммны берничек тә ашап бетерергә ярамый.
Аннан тыш, итне колбаса белән алыштырып булмый. Соңгысын ничек ясаулары турында бик күп сөйлиләр.
Менә сиңа, мә, ашасаң аша колбаса.
Автор : Тухватуллина Алсу
Читайте нас: