Рәмил Шәмсетдиновның үзен дә каза күрүче итеп таныдылар
Былтыр Чита өлкәсендә бөтен Русияне шаулаткан канлы вакыйга булды: армия хезмәтенә алынган Төмән егете Рәмил Шәмсетдинов 8 кешене атып үтерде.
Ул бу адымга түземлеге беткәннән барганлыгын әйтте. Имеш, аны өч тәүлектән артык йоклатмаганнар, башы белән унитазга тыкканнар... Каравылдан кайтышлый ул коралын тапшырмый ут ача һәм ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтерә.