ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2020, 10:45

Бу картиналар һәр диварны бизи ала

"Алтын куллар" проекты

Түземлелек, игътибарлык таләп итүче, ләкин мавыктыргыч шөгыльгә – алмаз белән чигүгә – "Альтаир" халыкны социаль хезмәтлндерү үзәге каршында булдырылган "Алтын куллар" клубында катнашучылар яңа ел каникулларыннан соң ук башлаган. Барлыгы ай ярым узган (ә проект бенча эш өч айга исәпләнгән), ә хатын-кызлар кулларында инде матур 3D- картиналар.
– Беренче дәрестән соң кул эшләре осталарым килеп чыгармы икән дип бераз шикләнеп куйды, – дип сөйли "Алмаз белән чигү" түгәрәген алып баручы Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Оксана Хөсәенова. – Әмма акрынлап, дәрес артыннан дәрес картина килеп чыга башлады, барысы да дәртләнеп китте, мавыкты һәм инде туктый алмады. Нәтиҗәдә "планны арттырып үтәдек" (елмая).
– Оксана Романовнага рәхмәт, – дип сүзгә кушыла Фәридә Мәрдамшина. – Ул шулкадәр түземле, беркайчан да бездән баш тартмый, барысын да тыңларга, ярдәм итәргә тырыша, теләп безгә көчен сарыф итә, без шатланып аның дәресләренә йөрибез. Сүз уңае, мин моңа кадәр дә алмаз белән чигү белән таныш идем – оныклар эшләрен алып килә иде һәм без бергәләп аларны эшләдек. Ләкин биредә, түгәрәктә, күнекмәләремне бу техника турында яңа белемнәр белән баеттым, алар белән һишчиксез оныкларыма уртаклашачакмын. Ә тагын "Алтын куллар"клубында ахирәтләр таптым, шуның белән бәхетлемен! Әйткәндәй, барлык өлкәннәргә һәм балаларга үзен алмаз белән чигүдә сынап карарга киңәш итәм: ул тырышлылык, түземлелек, игътибарлылыкка өйрәтә, нәтиҗәсен күргәч нинди канәгатьлек аласың – аңлатырлык түгел!
Исегезгә төшерәбез, "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге каршындагы "Алтын куллар" иҗади клубы өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен 2019 елның сентябренә булдырылды. "Алтын куллар" проектын тормышка ашыру өчен акчаны учреждение РФ Президенты грантлары фонды конкурсында җиңеп алды.
Әлфия Касыймова, "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры:
– Проект юкка гына "Алтын куллар" дип исемләнмәгән – катнашучыларыбызның куллары чыннан да алтын: нинди генә эшкә тотынмасыннар, алар кулыннан бар да килә. Безнең клубта түгәрәккә 17 хатын-кыз даими йөри, алар барысыннан да канәгать. "Алмаз белән чигү" түгәрәге март ахырына кадәр гамәлдә булачак, арытаба проектның соңгы этабы –"Скрапбукинг"ка башлыйбыз.
Читайте нас: