ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2020, 11:43

Мазовлар кайда?

Башкортстанның Тикшерү комитеты башлыгы Денис Чернятьев ике баласы белән югалган Артем Мазов турында соңгы яңалыкларны җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Уфадан 37 яшьлек Артем Мазов уллары белән узган елның 26 октябрендә юкка чыккан иде, шул вакыттан бирле аның урнашу урыны турында берни дә билгеле түгел.
Республиканың Баш тикшерүчесе, матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап биреп, бүген, 19 февральдә, бу хәлгә кагылып үтте. Денис Чернятьев хәбәр иткәнчә, эш аның контролендә, әмма хәзер аның турында сөйләү мәгънәсез булачак. Әлегә тикшерүчеләр югалган кешеләрнең урынын ачыклый алмаган.
— Бу узган ел ачылган һәм әлегә балалар табылмаган бердәнбер эш, — дип билгеләп үтте ул. - Безнең өчен бу бик мөһим.
Элегрәк ведомство битараф булмаган гражданнарга эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде инде. Уллары белән Артем Мазовның кайда булуы тикшерүчеләргә генә түгел, туганнарына да билгеле түгел.
Фото: ufa1.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: