ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2020, 12:50

Чәй табыны артында әңгәмәләр корыла...

Максимовлар гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләгән

Яңавылдан Лида һәм Рәмзәви Максимовлар, барлык шатлык-көенечләрне уртаклашып, ярты гасыр иңгә-иң яшәү һәм тормыш көзенә аяк басу мөмкинлеген язмышның зур бүләге дип исәпли. Агымдагы елны аеруча көтеп алганнар, чөнки ул алар өчен юбилейлы.
– Чәй эчкәндә бер-беребезгә каршы утырабыз һәм акрынлап әңгәмә корабыз, – дип елмая алар. – Бер минутка да аерылмыйбыз, әңгәмә өчен темалар да һәрвакыт табыла.
Үткән ярты гасырда Максимовлар бер-берсе өчен һәрчак терәк һәм ярдәм булган. "Язмыш шундый акыллы һәм эш сөючән хатын бүләк итү белән бәхетлемен, – дип хисләрен яшерми Рәмзәви Газнави улы. – Өйдә ышанычлы, ныклы тыл булуын һәрвакыт белдем һәм шатланып эштән өйгә ашыктым. Тамчысын да түкмичә, бер-беребезгә карата мәхәббәт, тугрылык һәм ихтирам сакладык".
Лида Ягафәр кызы яңавыллыларга туксанынчы еллар ахыры-ике меңенче еллар башында офтальмология кабинетының алыштыргысыз шәфкать туташы буларак таныш. Аның гомум медицина стажы – 39 ел. Рәмзәви Газнави улы 46 елдан артык райпо, "Сельхозтехника", РЭС НЭСта шофер булып эшләгән. Аларның эш сөючәнлегенә көнләшергә генә кала. Икесе дә Ижбулды авылында туып-үскән. Армиядән кайткан яшь егет каникулга өенә кайткан тыйнак, чибәр медучилище студенты Лидага "күз сала". Яшьләр өч ел дәвамында очраша. 1970 елның 22 февралендә урындагы авыл Советында язылышалар. Лиданы Исәнбайга фельдшерлык пунктына эшкә җибәрәләр, Рәмзәви Энгельс исемендәге колхозда шофер булып эшли башлый. Максимовлар тиздән Яңавылга күчәргә карар итә. Бистә, әлбәттә, яшь белгечләргә мохтаҗ була. Колхоз һәм район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашалар. Бер-ике елдан аларга фатир бирәләр.
– Бу С. Юлаев урамында дүрт бүлмәле бер катлы йорт иде, биредә шәхси ихата тоту мөмкинлеге булды, – дип дәвам итә сүзен Рәмзәви Газнави улы. – Киеренке хезмәт көненнән соң хуҗалык, әлбәттә, күп көч таләп итте, ләкин бу безгә, авылда үскәннәргә, авыр булмады. Бер-беребезгә бөтен нәрсәдә ярдәм иттек. Улларыбыз Ринат һәм Динарны шулай ук хезмәттә тәрбияләдек. Тимер юлчы һөнәрен сайладылар, алар өчен кызарырга туры килми.
Берничә ел элек Максимовлар яңа йорт сатып алган. Оныклары Азалия һәм Азамат бүген гаиләгә бәхет өсти. Ишле гаилә ата-ана йортында ял көннәрендә генә түгел, ә өлкән Максимовларга нинди дә булса ярдәм кирәк булганда чакыргач та җыела.
Читайте нас: