ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2020, 12:18

Ярдәм итәргә килгән кешегә пычак кадаган

Башкортстанның Бишбүләк районында тетрәндергеч хәл булган

Башкортстанның Бишбүләк районында тетрәндергеч хәл булган. 22 февраль төнендә гаилә пары дуслары белән бергә бәйрәмне билгеләп кафедан өенә кайта. Алар таксида барганда 39 яшьлек ир машина йөртүчедән юл читендә туктатуны сорый, чөнки караңгыда ул карда утырган кешене күреп ала. Ир таныш булмаган кешегә ярдәм итәргә ниятли. Аның хатыны һәм дуслары бу идеяне хупламый һәм машина янында кала. Ир чит кеше янына килгәч, билгесез зат кинәт пычак тартып чыгара һәм аңа ярдәм итәргә теләгән кешенең йөрәгенә кадый. Берничә метр узгач, ир җиргә егыла, ә аны яралаучы качып китә. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр чакыртыла. Бичара ирне коткарып булмый — ул вафат булган. Полицейскийлар үтерүдә шикләнелүче 31 яшьлек кешене тоткан. Аның пычагы тартып алынган. Ул үз гаебен таныган. Аның сүзләренә караганда, элек аның баш мие селкенгән, шуңа күрә ул, янәсе, спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта үз гамәлләренә хисап бирмәгән.
Фото: bashinform

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: