ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2020, 11:23

Нефтекамада яшь хатын-кыз янгында һәлак булган

Янгын тәмәкедән чыккан

Кичә, 27 февральдә, Нефтекама шәһәрендә коточкыч фаҗига булган. Күпкатлы йортның бер фатирында көчле янгын башланган. Кызганычка каршы, утта яшь хатын-кыз янып үлгән.
Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, хатын-кыз фатирында тәмәке тарткан. Ул сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән. Янгынның сәбәбе нәкъ шул булуы ихтимал.
Чыганак: bash.news
Читайте нас: