ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль 2020, 10:50

Сәләтле балалар бәйгесе

Уфада «Башкортстан талантлары» VII Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узачак

Уфада «Башкортстан талантлары» VII Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узачак. Иҗади бәйге программасында 3-17 яшьлек балаларның һәм яшүсмерләрнең чыгышлары, вокал, хореография, нәфис сүз, цирк сәнгате, мода театры, инструменталь жанр осталыгы бәяләнәчәк.
Конкурс ике көн дәвамында, 29 февральдә һәм 1 мартта Уфа шәһәренең «Химик» мәдәният сараенда узачак. Конкурсның беренче көнендә, сәләтле балалар хореография, вокал һәм нәфис сүз, ә 1 мартта вокал һәм инструменталь жанр номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр.
Конкурсның максаты яшь талантларның иҗатын популярлаштыру, яңа йолдызлар эзләү, коллективлар һәм аларның җитәкчеләре арасында элемтәләр урнаштыру, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Әлеге чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелә.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас: