ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2020, 10:47

Генерал Карбышев

Җиңү елъязмасы

Безнең илдә үзгәртеп-төзү елларыннан ук, мөгаен, бер начар тенденция килә, аны ике сүз белән әйтү мөмкин: Власовны беләләр, ә Карбышевны – юк.
Шул ук вакытта генерал Дмитрий Михайлович Карбышевның шәхесе шул ук "Искиткеч кешеләр тормышы" сериясендә лаеклы урын биләүгә лаек.
Чыгыш буенча дворян Д. М. Карбышев 1880 елда Омскта туган. Әтисе һәм әнисе буенча керәшен булган – Идел буе православие кабул иткән этник татарлары шулай аталган. Аларның бик аз булмавын әйтергә кирәк – 1926 елдагы исәп алу буенча йөз меңнән артык.
Наполеон Бонапартка шундый гыйбарәне сылтыйлар: "Ике тел белгән кеше ике кешегә тора". Бу арифметикадан чыгып, Карбышев хәтта ике түгел, ә дүрткә торган – кече яшеннән рус, керәшен, француз һәм немец телләрен белгән.
Дворян – француз күмәче ашаган һәм балларда хатыннар артыннан йөргән кеше түгел. Дворян барыннан да элек бурыч кешесе, хәрби кеше. Булачак генерал-герой нәкъ шундый халәттә тәрбияләнгән – яшьтәшләре белән сугышлы уйнаганнар, Дмитрий исә һәрвакыт башлап җибәрүче, һәрчак алда булган. Хәрби карьерасы алдан билгеләнгән, моны ул һич шикләнүләрсез бөтен күңеле белән көтә.
Ә сугышчылар өчен нәкъ кулай вакыт була! Рус-япон сугышы, Беренче дөнья сугышы, Гражданнар сугышы (Дмитрий Карбышев тәүдән үк, дворян булуына карамастан, "кызыллар" сафына баса)... Безнең геройга нинди генә авырлыклар аша үтәргә килми!
1941 елның июнь башында хәзер инде генерал Карбышев Көнбатыш Үзгә хәрби округка (Белоруссия ССРы территориясе) фортификацион корылмалар (каплаулы урнаштыру һәм корал, хәрби техника, идарә пунктларын нәтиҗәлерәк куллану, шулай ук илнең гаскәрләре, халкы һәм объектларын дошманның юк итү чаралары йогынтысыннан саклау өчен тәгенләнгән төзелешләр – Википедия материаллары буенча) төзелеше барышын тикшерү өчен командировкага җибәрелә. Бу аңлашыла да. Ул вакытка Карбышев гомум танылган абруй – хәрби генерал гына түгел, ә зур Ватан галим-хәрби инженеры, фәннәр докторы була. Генерал тиздән әсирлеккә эләгә. Аны даими хезмәттәшлеккә өндиләр. Нацистлар нияте буенча нәкъ бу инде яшь булмаган кеше (аңа алтмыштан артык) рус коткару армиясен җитәкләргә тиеш була. Әмма немецлар тиздән аңлый – Дмитрий Михайловичны сындырырлык түгел, ул башка тимердән ясалган. Аның концлагерьлар буенча юлы шулай башлана – Замосць, Хаммельбург, Флоссенбюрг, Майданек, Освенцим, Заксенхаузен, Маутхаузен...
Элекке хәрби әсир подполковник Сорокин хатирәсеннән: "...400 кеше тулысынча чишендерелә һәм урамда калдырыла; сәламәтлекләре начарлар вафат булды, һәм аларны шундук лагерь крематорие миченә җибәрделәр, ә калганнарны күсәкләр белән кыйнап салкын душка кудылар. Төнге 12гә кадәр бу газаплау берничә кабатланды. Төнге 12 сәгатьтә чираттагы газаплау вакытында иптәш Карбышев салкын су басымыннан читкә тайпылды һәм башына күсәк белән сугып үтерелде. Карбышевның мәетен лагерь крематориенда яндырдылар...".
Сүз ахырында. Дмитрий Михайлович Карбышевның исеме тарихта, топонимикада мәңгеләштерелгән. Аның исемендәге урам Башкортстанда да, Межгорье шәһәрендә дә бар.
Читайте нас: