ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2020, 16:50

"Активист, гүзәл, ике бала әнисе"

Гөлназ Баһауова актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә

"Активист, гүзәл, ике бала әнисе", – яшьләр советыннан хезмәттәшләре Гөлназ Баһауова хакында шулай сөйли. Эшчәнлегенең бер елында Гөлназ районның шундый ук яшь һәм дәртле кешеләре белән бергә "Йолдыз белән зарядка", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены кебек чаралар, шәһәрне төзекләндерү буенча проектта катнашкан.
Гөлназ Баһауованың югары белем турында ике дипломы бар. Хәзер Гөлназ психоневрология интернатында юрисконсульт булып эшли. Безнең герой биредә дә җәмәгать эшчәнлегенә вакыт таба. Интернатта Гөлназ төрле чаралар алып бара, ә бер айдан командасы белән республика ПНИлары арасында КВНда катнашачак.
Буш вакытында исә яшь ана иҗат белән шөгыльләнергә: рәсем төшерергә, бәйләргә ярата. Китаплар укый.
– Үзара мөнәсәбәтләр психологиясе белән мавыга башладым. Хәзер Роберт Кийосакиның "Богатый папа, бедный папа" китабын укыйм.
Читайте нас: