ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2020, 11:57

"Дөньям гаилә тирәли бөтерелә"

Истәктән хәстәрлекле ата-ана биш бала тәрбияли

Истәктә Вәлиевларның гаҗәеп гаиләсе яши. Хәстәрлекле ата-ананың биш баласы: сөйкемле һәм акыллы дүрт кызлары һәм әтисе ярдәмчесе – уллары үсә.
Бу тату гаиләдә күптән түгел чагу вакыйга булган – Ленара Ринат кызы Уфага барып кайткан, биредә аңа "Ана даны" медале тапшырганнар.
– Безгә, күпбалалы аналарга карата мөнәсәбәттә бөтенесеннән игътибар тою бик күңелгә ятышлы, – ди ул.
– Шундый ишле гаилә булдырырга ничек тәвәккәллек иттегез? – дип сорыйм алардан.
– Үзебезгә, үз көчебезгә исәп тотарга күнектек, – ди Вәлиевлар. – Гаиләдә бала күбрәк булган саен, үзебезне бәхетлерәк тоябыз. Алардан һәрберсе сөекле, теләнгән. Балалар – тормыш гөлләре, дип юкка гына әйтмиләр. Бу, чыннан да, шулай. Балалар безгә зур этәргеч, үрнәк булу һәм аларга лаеклы киләчәк тәэмин итү өчен, эшләргә, үсәргә ярдәм итә.
Иң өлкәне Айгөл 1 санлы мәктәпнең 11нче сыйныфында укый, Алсу – тугызынчыда, Алия – алтынчыда, Зөлмир – беренче сыйныфта. Әйбәт укыйлар. Кечесе Алина – аңа тиздән дүрт яшь тула – урындагы балалар бакчасына йөри.
Зур һәм иркен йортта балалар өчен барлык шартлар тудырылган, хәтта тренажерлар бар. Барлык кызлар музыка белән шөгыльләнә, фортепианода уйный.
Вәлиевлар кызлары һәм улын лаеклы итеп тәрбияләргә тырыша. Кешеләргә карата ихтирамлы булырга өйрәтәләр. Кече яшьтән хезмәттә тәрбиялиләр.
Вәлиевларның үз крестьян (фермер) хуҗалыгы бар. Мөгезле эре терлек, шулай ук атлар (алар арасында хәтта юртак бар) үрчетү белән шөгыльләнәләр. Гаилә, истәклеләр арасында гына түгел, ә тоташ тирә-юньдә яхшы дан алган "Нур" кафесын тота.
Гомумән, эш җитәрлек. Гаилә башлыгы билгеләвенчә, гаиләдә көн иртәнге бишенче яртыда башлана. Югыйсә, бөтен нәрсәгә өлгерү мөмкин түгел. Аннан шулкадәр хатын-кыз арасында яшәүнең ничегрәк икәнлеген сорамыйча булдыра алмадык.
– Искиткеч! – ди ул. – Моңа өстәп, гаиләдә мин бер генә ир-егет түгел, без икәү. Ә кызларны сөю һәм наз белән тәрбияләргә кирәк.
Читайте нас: