ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2020, 13:30

Фоторәсемдәге тарих

Ушья-Таудан орден иясе

Бу фронт фоторәсемендә – Совет Армиясенең яшь командиры, Ушья-Тау авылында туып-үскән Әмир Фәттахов. Арткы ягында аның кулы белән фотоның 1943 елның декабрендә төшерелүе язылган. Бик кадерле фотоны редакциягә фронтовикның кызы Зәлия Мөхәярова китерде. Әтисе хакында ул менә нәрсә сөйләде:
– Ул 1915 елда крестьян гаиләсендә туган. Колхоз яшьләре мәктәбендә җиде сыйныф белем алган, арытаба колхоз хисапчылары курсын тәмамлаган. Сугышка кадәр "Яшь тирәк" колхозында – хисапчы, арытаба райпода бухгалтер булып эшләгән. 1937-1940 елларда РККА сафларында хезмәт итә, өенә взвод командиры ярдәмчесе исемендә кайта.
Сәясәтне яхшы белгән һәм белемле Әмир фронтка чакырылганчы Яңавыл бистә Советында бухгалтер булып эшләргә өлгерә. Сугыш башлангач, ул беренчеләр исәбендә үз иреге белән фронтка китү турында гариза яза. 1941 елның августында кулына корал ала.
Фашистларга каршы дүрт ел канкойгыч сугышлар барышында берничә тапкыр яралана, лейтенант, пулеметлар ротасы командиры исемнәре ала. Тиздән ВКП (б) әгъзасына әверелә. 1944 елның сентябрендә, Висланы кичеп чыкканда, каты яралана һәм тоташ ел буе госпитальләрдә дәвалана. Гомерендә соңгы сугыш алдыннан Әмир Фәттаховны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр.
Фронтовик туган якларына 1945 елның декабрендә кайта. Авылдашлары тиздән аңа 1 Май колхозы белән җитәкчелекне ышанып тапшыралар, ә 1950 елдан ул инде Жданов исемендәге эреләтелгән колхоз рәисе булып эшли. Фронт яралары кыю солдатны озак яшәтми. 1954 елның җәендә ул вафат була. Авылдашлары аны Ушья-Тау авылында хөрмәтләп җирлиләр.
Фото З.Мөхәярованың гаилә архивыннан.
Читайте нас: