ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2020, 17:43

Район яшьтәше

Кечекырдан Таһир Насретдинов лаеклы гомер кичерә

Кечекыр авылында Насретдиновларның искиткеч гаиләсе яши. Быел гаилә башлыгы Таһир Исхак улына туксан яшь тула, хатыны Фәния Шакирҗан кызы белән алар шулай ук бергә гомер итүенең 65 еллыгын билгели. Икесе дә тыл ветераны. Таһир Исхак улы районда беренчеләр исәбендә «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медален алган. Гәзит укучыларны әлеге ихтирамлы кеше һәм аның гаиләсе белән якыннан таныштырырга телим.
Таһир Насретдинов 1930 елның мартында Кечекырда Исхак белән Латыйфа гаиләсендә соңгы бала булып туган. Бәян итүне әти-әнисе язмышыннан башлыйсы килә.
Таһир тууганнан соң бер елдан Насретдиновларның иркен тормышлы гаиләсен «раскулачить» итәләр, бөтен милкен тартып алалар. Ирен Аскын районына урман кисәргә җибәргәч, Латыйфа дүрт баласы белән урамда кала. Алар йортына гаиләсе белән «Азат» колхозы рәисе Фатклислам Нурисламов урнаша. Туганнары булмаса, Насретдиновларны ул елларда байтак иркен тормышлы гаиләләр дучар булган сагышлы язмыш көтәр иде. Яңа власть вәкилләреннән курыкмаган якыннарының рух ныклыгы ярдәмендә бөтен балалары исән кала.
Колхозларга тиздән тракторлар кайта башлый. Ләкин эшләр кеше юк: тракторчылар курсына җибәрү µчен, ир-егетләр арасында белемлеләр булмый. Биредә Исхакны искә алалар. Район җитәкчелеге аша аны кайтаруга ирешәләр һәм укырга җибәрәләр. Шулай итеп, кичәге кулак «Азат» колхозының беренче тракторчысына әверелә һәм 1942 елга – фронтка мобилизацияләнгәнче эшли. Ул 1945 елның апрелендә, җиңү залпларына кадәр 12 көн яши алмыйча, Берлинны штурмлаганда һәлак була...
Таһир Кечекыр авылы мәктәбендә башлангыч белем ала. 1947 елда «Бµек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. 1948 елда, Яңавыл күчмә автомәктәбендә шофер таныклыгы алып, колхозда эшли башлый. Арытаба армия хезмәте. Ул Ерак Көнчыгышта диңгез авиациясе гаскәрләрендә дүрт ел хезмәт итә. Ватанына кайткач Фәния исемле кызга өйләнә. Таһир Исхак улы 1959 елга кадәр Бөре бораулау буенча эзләү конторасы бүлекчәсендә эшли, бу вакытта ул Карман авылында урнаша. Яшь кешенең нефть бораулау өлкәсендә карьера буенча үсү мөмкинлеге дә була, ләкин хатыны һәм әнисе укырга китәргә рөхсәт бирми. Таһир Краснокама районының «Заря» колхозына шофер булып урнаша. Яхшы оештыручы сәләтләрен күреп, яшь белгечне тиздән тракторлар бригадасы җитәкчесе итеп билгелиләр, хаклы ялга чыкканчы биредә эшли дә. Ветеранның күпсанлы бүләкләре арасында Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы бар. Хатыны Фәния шулай ук колхоз производствосының төрле тармакларында тырышып эшләгән, югары күрсәткечләргә ирешкән.
Таһир Исхак улы хаклы ялга чыкканнан соң, урындагы рухи алдынгы Нәзи Исмәгыйлов үтенече буенча Нефтекама шәһәренең якшәмбе мәктәбендә укып чыга һәм, имам-ахун Сабирҗан хәзрәт фатихасын алып, авыл имамы вазыйфасын үти башлый. Егерме елдан артык халыкка хезмәт итә, яңа туган сабыйларга исем куша, никах укый, мәрхүмнәрне соңгы юлга озата.
Насретдиновлар гаиләсендә алты бала үскән. Икесе кечкенә чагында ук бакыйлыкка күчкән. Бүген алар өлкән балалары, дүрт оныгы һәм өч оныкасы уңышларына сөенеп туя алмый. Кече ул һәм чын мөселманга хас булганча, Таһир абый ыру оясын саклаган (әнисе Латыйфа Габдрахман кызы 1947 елда тартып алган йортны сатып алган). Аны саклаган гына түгел, ә яңасын төзегән – авылда иң зуры, әлеге көнгә кадәр биредә яшиләр. Хөрмәтле аксакалны олы юбилее белән котлау өчен, анда барлык якыннары, туганнары, балалары, оныклары һәм авылдашлары җыелачак.
Рәшит Әхмәдуллин.
Читайте нас: