ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2020, 13:15

Айгөлнең хәле ничек?

Яшь ананың сәламәтлеген кайтарып булырмы?

Махсус борт белән Мәскәүгә озатылган яшь ананың сәламәтлеген кайтарып булырмы?


Узган ял көннәрендә Мәскәүнең Кулаков исемендәге акушерлык, гинекология һәм перинатология үзәгенә илткән 34 яшьлек Айгөл Фомина хәзер реанимациядә, аның хәле элеккечә авыр.


- Әгәр Айгөл Мәскәүдә икән, бу тылсымчы таягы белән чир китәчәк дигән сүз түгел. Авыру үзен ничек тотачагын алдан әйтеп булмый. Уфада, әлбәттә, терелүгә шанслар азрак иде. Айгөл озак дәваланырга тиеш, - ди аның туганы.


Айгөл Фоминада бала тапканнан соң сепсис башланган һәм ул 22нче дәваханәнең реанимациясенә эләккән. Туганының сүзләренә караганда, февраль азагында Уфа перинаталь үзәгендә бала табу вакытында аңа инфекция йоктырганнар.


Хатынга ашыгыч рәвештә Мәскәүдә дәваланырга кирәк булган. Шушы көннәрдә аны махсус борт белән башкалага илткәннәр.


Балалары бәхетенә исән булсын иде ана кеше.
Фото:ufa1.ru
Автор: Резида Валитова
Читайте нас: