Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2020, 17:40

Виноград үстерү серләре

Насыйбуллиннарның сәламәт үсентеләре хакында

Тәҗрибәле бакчачылар Зәнифә һәм Алмас Насыйбуллиннар өчен сезон февраль уртасында башланган.
– Тәүдә – петуния һәм татлы борыч, соңрак бадымҗан һәм томат чәчтек, шулай ук виноградның әзерләнгән чыбыкчаларын тамырландыра башладык, – дип сөйли хуҗабикә.
Үренте культураларының уңышы, билгеле булуынча, турыдан-туры чәчкән туфракка бәйле.
Насыйбуллиннар "катнашма" ясый: бакчадан, дөресрәге, кабак үстерелгән түтәлдән туфрак алалар, торф, черемә, көл өстиләр. Ашлама кулланмыйлар. Үсентеләргә кое, яңгыр яисә кар суы сибәләр, өстәвенә, су зарури җылы булырга тиеш. Барлык үсентеләренең сәламәт булуын билгеләргә кирәк.
– Алар, бала кебек, караганны ярата, – ди хуҗабикә. – дым, яктылык, температура – бөтен нәрсә нормада булырга тиеш. Үсемлекләргә мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен, сыешлыкларны бер бүлмәдән икенчесенә күчерәм.
Сүз уңае, петунияне ике тапкыр күчереп утырта: беренче чын яфраклары барлыкка килгәндә һәм якынча бер айдан соң.
Чәчәк һәм яшелчәләрдән тыш Насыйбуллиннар виноград үрчетү белән шөгыльләнә. Әлегә аларда алты сорт бар, аны арттырырга телиләр. Зәнифә һәм Алмас Насыйбулллинарның сүзләре буенча, виноградны көз кискәннән соң алар чыбыкча әзерләү өчен кулланган чыбык кала, аларны яз тамырландыралар һәм кирәкле сортлы үсенте килеп чыга. Алар әйтүенчә, бераз көч һәм белем таләп итсә дә, бу бик катлаулы эш түгел. Аның каравы дөрес итеп тамырлатканнан соң чыбыкны тамыр җибәрү һәм тиздән уңыш бирәчәгенә ышаныч белән ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин. Виноград, шулай ук башка культуралар үсентеләрен Насыйбуллиннар туганнары һәм күршеләренә теләп уртаклаша.
Читайте нас в