ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2020, 12:16

Фоторәсемдәге тарих

Хәрби машина экипажы

Хәрби танк экипажыннан елмаеп торучы яшь солдатлар белән 1945 елда төшерелгән бу фотоны редакциягә Яңа Уртавылдан Зөлфирә Хуҗина китерде. Артында болай дип язылган: "Сугыш тәмамланды! Алда – тыныч тормыш. Хәрби машина экипажы: Аркадий Колесников, Гомәр Мөхәммәтдинов, Касыйм Хуҗин. Чехословакия, Прага шәһәре".
75 ел элек төшерелгән фотодан сугыш утын үткән танкистлар карап тора. Аларның балкып торучы йөзләреннән бу көнне ничек көтеп алуларын аңларга мөмкин. Немецның "Пантера" һәм "Тигр"ларына һөҗүмгә барганда, үлем күзенә ничә тапкыр каравын алар үзләре генә белә. Һәм менә ул – Җиңү!
Зөлфирә Касыйм кызы әтисенең 1944 елның башында 17 яшендә фронтка үз иреге белән китүен сөйләде. Сугышка кадәр Яңавыл бистәсе депосында эшләгән. Сугыш шулай ук ике абыйсы Гафур һәм Гәрәйне тартып алган, аларга әйләнеп кайту насыйп булмаган. Ана кешегә улларының хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән.
Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, шулай ук "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Берлинны яулаган өчен", "Праганы азат иткән өчен" медальләре. Касыйм Хуҗин 1947 елга кадәр Төрекмәнстанда хезмәт итә. Биредә ул гаилә кора һәм яшәргә кала. Республиканың Су хуҗалыгы министрлыгында инженер-механик булып эшли."1997 елда әни вафат булгач, әти Башкортстанга кайтырга карар итә, – дип сөйли Зөлфирә Касыйм кызы. – Без аның артыннан кайтырга булдык, чөнки каникуллар вакытында дәү әни янына еш кайттык, һәм безгә биредә бик ошый иде" .
Фронтовик соңгы ун ел гомерен туган җирендә үткәрә. Авылдашлары аны Яңа Уртавыл авылы зиратында хөрмәтләп җирли.
Читайте нас: