ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 14:00

Хәтергә тугры булачакбыз

Якташыбыз Русиядә беренче булып легендар очучы А. Маресьев хакында китап тәкъбирләде

12 мартта 4 санлы мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе узды. Ул бик әһәмиятле һәм авыр даталардан берсе – Бөек Ватан сугышына багышланды. Чарага мактаулы кунаклар да килде: район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, РФ Президенты Хакимияте департаменты башлыгы урынбасары, якташыбыз Рафаэль Хәкимов, башкортларның район корылтае башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин, мәгариф идарәсе башлыгы Эльвира Шәехова һ.б. Дәрестә сүз сугыш еллары вакыйгалары, Совет солдатларының кыюлыгы, канкойгыч сугышлар, батырлыклар турында барды.
Рафаэль Хәкимов үзе автордашы булып торган "Легендарный Маресьев" китабын тәкъбирләде. Сүз уңае, басманы дәүләт башлыгы Владимир Путин хуплаган, китапка кереш сүз аның тарафыннан язылган.
"Китап патриотик рухта. Бөек Ватан сугышы кешеләренең батырлыгын яшь буынга җиткерәсе килә", – диде Рафаэль Марат улы.
Ул китап нөсхәләрен мәктәп директоры Зинфир Галинуров һәм район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатовка тапшырды. Илшат Әгъзам улы яңавыллыларның Җиңүгә керткән өлешен балалар хәтеренә төшерде. Ул үсеп килүче буынга дәү әти һәм карт әтиләренең батырлыгы, Бөек Җиңүнең ничек кыйммәткә төшүен ешрак сөйләргә кирәклеген ассызыклады.
Аның сүзләре буенча, мәктәптә батырлык дәресләре – үсеп килүче буында актив гражданлык позициясе, Ватан тарихындагы героик битләр, иң яхшы батырлык сыйфатларына карата ихтирам тәрбияләүдә бу мөһим мизгел.
Читайте нас: