ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2020, 18:41

200дән артык пациент тар белгечләрдән медицина ярдәме алды

Яңавылда Уфадан күчмә бригада табиблары кабул итте

Яңавыл республиканың медицина оешмалары белгечләренең күчмә бригадасы үз маршрутында тукталыш ясаган исәп буенча тугызынчы пункт булды. Атна дәвамында районда, аерым алганда, балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары, Ямады һәм Прогресс авыл- табиблык амбулаторияләрендә халыкны башкала медиклары кабул итте.
Табиблар эшенең шундый формасы БР Сәламәтлек министрлыгы тарафыннан төбәк башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Башкортстанда "Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылуын исегезгә төшерәбез. Анна Островская – югары категорияле табиб-кардиолог, Республика кардиоүзәгендә эшли. Күчмә бригада составында ул Ямады һәм Прогресста 60ка якын пациентны кабул иткән.
– Сездә еш булырга туры килә, чөнки Яңавыл –белгечлегем буенча минем тарафтан күзәтелүче район, – дип сөйли ул. – Тар белгечләрнең күчмә эше зур булмаган шәһәрләр һәм ерак урнашкан районнарда бик кирәкле. Халык шундый ярдәмне көтә, кайберләренә бит Уфага түгел, хәтта район дәваханәсенә кадәр барып җитү авыр.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары республикада халыкның үлем очраклары арасында беренче урында тора. Табибтан нәрсәнең бу авыруларның үсешенә китерүе һәм, йөрәкне озак елларга сәламәт саклау өчен, нинди киңәшләр бирүен кызыксындык.
– Югары артериаль кан басымы, холестеринның югары дәрәҗәсе, дөрес тукланмау, тәмәке тарту байтак очракта йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының төп сәбәбе булып тора. Моннан чыгып, сәламәт йөрәкнең 70-80 процентка – тормыш рәвеше һәм 20-30 процентка гына табибларга бәйле булуын әйтә алам, – диде кардиолог. – Сәламәт тормыш рәвеше, хәрәкәт активлыгы, ә иң гади һәм уңайлы ысул, әлбәттә, җәяү йөрү, җитәрлек йокы, дөрес туклану, тәмәке тарту һәм алкогольдән баш тарту – боларның барысы да бергә сезгә кардиолог кабинеты гына түгел, ә башка белгечләрне дә урап узарга ярдәм итәчәк. Балалар поликлиникасыңда кечкенә пациентларны кардиолог Алия Хәбибуллина һәм эндокринолог Вәсилә Сафуанова кабул итте. Аларның һәрберсенә 23әр бала язылган.
– Әниләр балалары белән нигездә шикәр диабеты, симерү, үсү тоткарлану сораулары белән мөрәҗәгать итә, – ди Вәсилә Сафуан кызы. – Сәламәтлек торышын яхшырту өчен киңәш бирәбез, кирәк очракта анализларга җибәрәбез, бәлки, кемгәдер Уфага, әйтик, генетик кебек, таррак белгечләр кабул итүгә барырга туры килер.
Шундый кабул итүләрдә тәү тапкыр "Мать и дитя" клиникасы белгечләре катнашты. Гинеколог-репродуктологка зур чират җыелды, акушер-гинекологларга кабул итүгә керергә теләүчеләр дә булды.
– Безнең дәваханәдә репродуктолог бөтенләй юк, зур шәһәрләрдә дә шундый белгечкә эләгү җиңел түгел, – дип уртаклаша Яңавыл хатын-кызлары. – Ә биредә башкала табибы килде, түләүсез кабул итә – шундый мөмкинлектән ничек кулланмаска?!
Гинеколог-репродуктолог Эдуард Сәхәбиев барлык 26 пациентны кабул иткән, байтагын ул өстәмә тикшерүгә юнәлткән, алтысына югары технологияле дәвалау язылган.
Уфа ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең табиб-неврологы Лиант Фәхретдиновка илле кеше мөрәҗәгать иткән. БДМУ клиникасының табиб-терапевты, Өстәмә һөнәри белем бирү институты курсы белән поликлиника терапиясе кафедрасы мөдире Тимур Заһидуллин хроник авырулар белән интегүче ике дистәгә якын пациентны кабул иткән. Унсигез кеше сулыш алу системасы чирләре белән пульмонологка мөрәҗәгать иткән.
Уфа табиблары дүрт көн дәвамында, тоташ алганда, ике йөздән артык пациентны кабул иткән. Аларның һәркайсына белгечләр мөмкин кадәр күбрәк вакыт бүләргә тырышкан. Йөздән артык яңавыллыга өстәмә тикшерүләргә "направление" язылган, мөрәҗәгать итүче җиде кеше республика профиль үзәкләрендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юллама алды.
Читайте нас: