ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2020, 13:17

Җыр, бию һәм спорт

Шәһәр паркында "Кырым язы" үтте

Узган шимбә шәһәр мәдәният һәм ял паркында бәйрәмчә җанлылык хакимлек итте – биредә Кырымның Русия Федерациясе составына керүенә багышланган район яшьләр спорт фестивале үтте.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов катнашучылар һәм көярмәннарны сәламләде, үз чыгышында ул күптән түгелге үткәннәр һәм бүгенге көннең эчке сәяси аспектларына басым ясады.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар (шул исәптән, районның төрле торак пунктларыннан) район һәм шәһәр территориясендә яшәүче этносларның мәдәни чуарлыгын күрсәтте. Инде тиздән ярышлар башланды, паркны "шефлыкка алган" "ЯнаулБлагоустройство" ширкәте эшчеләре аллеяне алдан ук кардан чистарткан иде.
Җиңү өчен барлыгы унбер команда көрәште, аларга, җиңел атлетика эстафетасы, дартс, гер, күңелле стартлар һәм аркан тартышу кебек төрләрдә иң көчлеләрне ачыкларга кирәк иде.
Читайте нас: