ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2020, 18:30

КОНСТИТУЦИЯГӘ ТӨЗӘТМӘЛӘР: ДАТАСЫ РАСЛАНДЫ

Коронавирус комачауламасмы?

Президент Владимир Путин «Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүне билгеләү турында» Указына кул куйды. Расланган датасы – агымдагы елның 22 апреле.
Бөтенрусия тавыш бирүгә «Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?» соравы чыгарылачак.
Кертелүче төзәтмәләр хакында "ЯТ" элегрәк язды инде.
Моннан тыш Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашуда тавыш бирү көнен күчерү мөмкинлеге турында сорау күтәрде. Гади булмаган эпидемиологик хәл белән бәйле, "әгәр шундый чаралар үткәрү мөмкинлеге булса гына, тавыш бирү үткәрәчәкбез", дип билгеләде президент.
Читайте нас: