Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2020, 15:32

Мәңге яшь булып калды

Фәзимә Манапова Шиһап Миңнегуловның фронт юлы турында сөйли

Байгуҗа авылыннан абыйсы Шиһап Миңнегулов турында әнием еш искә ала иде. Кечкенә чакта аның хикәяләрен тыңлый идем һәм абыемның – булдыклы һәм кыю кеше үрнәге – ныклап йөрәгемә сеңеп калды. Бераз үсә төшкәч, аның фронт хатларын укып, аның яратучы ул һәм абый, үз җиренең чын патриоты икәнлегенә янә инандым. 1943-1944 елларда җибәрелгән бу хатлар безнең гаилә өчен бик кадерле, әле дә аларны кат-кат укыйм. Кызганычка каршы, фронттан соңгы хәбәрләре сакланмаган, 1945 елның язында абый Балатон оборона операциясе барышында һәлак булган һәм мәңгелеккә Венгриядә ятып калган. Ул вакытта аңа бары тик егерме яшь булган. Җан җылысы һәм сагыну белән тулы латин телендә язылган хатларда Шиһап абый исемләп һәр гаилә әгъзасы, авылдашлары, Байгуҗада булган яңалыклар һәм үзгәрешләр турында сорашкан. Күрәсең, ул нечкә күңелле кеше булган һәм сугыш булмаса, мөгаен, туган ил өчен байтак файдалы эш башкара алыр иде.
Әни Шиһап абыйның балачактан яңалыклар һәм техник казанышлар белән мавыгуы турында сөйләде. Тальянда уйнаган. Үз куллары белән тимераяк һәм чаңгы эшләгән. Хәтта чапкыч моделе эшләгән һәм ихатада үлән чабып, аны эштә күрсәткән. Ныклы һәм көчле булып үскән. Бервакыт бәхәсләшеп ат астына кергән һәм аны үз иңнәрендә күтәргән – абыйның Арбузка кушаматлы яраткан аты булган, колхоз эшләре вакытында ул аның белән аерылмаган. Фронттан хатларында шулай ук яраткан аты турында сорап язган.
Армиягә чакырудан соң ныклы һәм белемле егетне десант гаскәрләренә язганнар. Һава-десант мәктәбен Бузулукта узган. Хатларда ул шулай ук парашюттан сикерүе турында яза. Якташлары белән хезмәт итүе турында хәбәр иткән. "Йөссукадан Нигъмәт Заһитов белән бер казаннан ашыйбыз", – дип язган ул хатларының берсендә.
Аның соңгы тапкыр сугышка керүен хезмәттәшләре сөйләве буенча гына белдек (хәрби сайтларда эзләнүләрнең нәтиҗәсе булмады, бәлки, татар исемнәрендәге хәрефләр дөрес язылмаганга).
1945 елның 15 мартында ул төнге биремнән кайта – аның төркеме "тел" алып кайта. Шиһап Миңнегулов үз иреге белән янә алдынгы линиягә чыгу теләге белдерә. Каты сугыш бара. Немец танкларының кинәт басып керүе безнекеләрне чигенергә мәҗбүр итә. Каты яраланган Шиһап Миңнегуловның ярасын бәйләгән санинструктор аны яу кырында калдырырга мәҗбүр була. Кабере кайда икәнлеген әлегә кадәр белмибез...
Фәзимә Манапова, Байгуҗа авылы.
Читайте нас в