Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2020, 10:09

Күләмле чараларны 50 катнашучыга кадәр чикләделәр. Кинотеатр һәм йөзү бассейннары ябык

Башкортстанда коронавирус инфекциясен кисәтү чаралары катгыйланды

Республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров тарафыннан төбәктә коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга юл куймау буенча яңа чаралар әйтелде. 23 марттан Башкортстанда йөзү бассейннары һәм кинотеатрларны яптылар, ә күләмле чараларны 50 катнашучы белән чикләделәр. Тиңдәшле төзәтмәләр республика башлыгы Указына кертелде.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, төбәктә коронавирус инфекциясе теркәлмәгән. Республика дәваханәләрендә 58 кеше, шул исәптән алты бала күзәтелә, аларның коронавируска анализлары тискәре.
Шулай ук коронавирус инфекциясе таралу куркыныч киметү буенча башка чаралар тикшерелде.
Соңгы көннәрдә – чит илдә, аеруча коронавирус буенча эпидемик имин булмаган илләрдә булып кайтканнарны республика халкыннан аерым урнаштыруга үзгә игътибар бүлделәр.
Республика башлыгы вирус йөртү ихтималлыгы югары булган кешеләрнең Русия баш санитария табибының үз-үзеңне аерым урнаштыру боергын үтәргә тиеш булуларын ассызыклады.
Республиканың вице-премьеры Ленара Иванова сүзләре буенча, чит илдән кайткан уфалыларның 37 %ы гына коронавирус инфекциясен таралуны кисәтү өчен үз-үзен аерым урнаштыру кирәклеге турында таләбен үти. Карантинда булганнарга республика азык-төлек китерү һәм дәваханә кәгазьләрен дистанцион рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим итәргә әзер. Шул ук вакытта "больничный"ны үз-үзен аерым урнаштыру кагыйдәләрен катгый үтәүчеләргә генә түләячәкләр.
– Иртәгәсе көннең (24 март – ред.)14 сәгатенә кадәр эпидемик хәл буенча имин булмаган илләрдән кайтканнарны йөреп чыгуның беренче дулкыны тәмамланырга тиеш, – дип йөкләтте Радий Хәбиров.
– Кыска доклад көтәм. Атна ахырына кадәр чит илдән кайткан барлык республика халкын йөреп чыгарга тиешбез, ә бу 15 меңнән артык кеше.
Төбәк башлыгы карантин режимын бозучыларга үзгә игътибар бүлде.
– Чит илдәгеләр карантинда утырырга тиеш. Явыз нияттән, оятсыз рәвештә безнең таләпләрне үтәмәячәген белдергәннәргә мөмкинлекләр кысаларында кисәтү бирәчәкбез. Барысы үтәячәк! Әгәр кеше моны аңламый икән, аның белән кырыс рәвештә эшләргә кирәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләре буенча, төбәк дәваханәләре инфекцион юнәлешле 1 357 койка-урынны резервка куйган һәм персоналның коронавирус инфекциясен йөртү ихтималлыгы югары булган кешеләр белән эшләү алгоритмын сынап караган.
Республика башлыгы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өлкәсендә эшләгән белгечләргә өстәмәләр турында карар әзерләргә йөкләтте.
БР сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев төбәкнең җиңел сәнәгать предприятиеләренең тәүлегенә 10 000 битлек тегү куәтенә чыгуын сөйләде. Продукция "Башфармация" аптекалары челтәре, сәнәгать предприятиеләре һәм клиникаларына сатуга китә.
БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин язгы каникулдан соң шундук мәктәпләрнең дистанцион уку форматына күчүе турында белдерде. Моның өчен электрон мәгарифнең республика порталы, шулай ук дистанцион белем бирүне яклау порталы актив кулланылачак. Республиканың вуз һәм колледжлары дистанцион дәресләр уздыру өчен шартлар булдырпу буенча эш үткәргән инде.
Балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә мәгариф төркемнәре биналарны даими дезинфекцияләү, тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген диагностикалау, ата-аналар һәм персонал белән санитар-агарту эше үткәрү белән үз эшен дәвам итәчәк.
Яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча чаралар шулай ук урындагы дәрәҗәдә тикшерелде. Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов билгеләвенчә, чит илләрдән кайткан кешеләр безнең районда да бар, аларның саны билгеле. Республика башлыгы карары кысаларында алар тикшерү үтәчәк.
Читайте нас в