Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2020, 12:30

Быел БДИ буламы?

Депутатлар коронавирус аркасында быел имтиханнардан баш тартырга тәкъдим иткән иде.

Депутатлар коронавирус аркасында быел имтиханнардан баш тартырга тәкъдим иткән иде.

Русия Мәгариф министрлыгында агымдагы елда коронавирус аркасында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрмәскә дигән фикердән баш тартканнар. Элегрәк Дәүләт думасында БДИны 2020 елда гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткәннәр иде.
Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, беренче имтихан 8 июньдә булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Бердәм дәүләт имтиханы гамәлдән чыгарылмаячак. Мәгариф министрлыгы тарафыннан, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән берлектә, БДИ үткәрү тәртибенең яңа проекты әзерләнде, аның нигезендә беренче имтихан 8 июньдә башланачак”, — дип белдерде министр.
Ул билгеләвенчә, БДИ тапшырырга тиешле 11нче сыйныф укучылары өчен уку елын беренче имтиханны тапшыру көненә — 8 июньгә кадәр озайта алалар. Русия вузларына керү имтиханнарын шулай ук коронавирус аркасында күчерергә булганнар.
Мәгариф министрлыгы барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру тәртибе проектын әзерләгән. Документ норматив актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Яңа расписание нигезендә, 11нче сыйныф укучылары 8 июньдә география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ язачак. 11 июньдә — урыс теле, 15 июньдә — математика (база һәм профиль дәрәҗәләре) буенча мәҗбүри имтихан булачак. 18 июньгә — тарих һәм физика, 22сенә — җәмгыять белеме һәм химия, 25енә чит телләр һәм биологиядән имтиханнар билгеләнгән. Төп чорда соңгы имтихан 29 июньдә булачак. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләр буенча имтиханның бер өлешен тапшырачак.

Фото:редакция архивыннан

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас в