Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2020, 14:00

Өлкәннәр – коронавирус каршында иң бирешүчән кешеләр

Пандемия шартларында өлкән яшьтәгеләр куркыныч төркемендә калды.

Пандемия шартларында өлкән яшьтәгеләр куркыныч төркемендә калды. Шуңа күрә өлкән халык белән эшне күзәтүче җәмәгать оешмасы җитәкчесе буларак, барыбызга үтә сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклыйсы килә. Беренче көннәрдән ветераннар арасында коронавирус йогуны шәхси һәм иҗтимагый кисәтү чаралары турында аңлату эше алып барыла.
Шәһәрдә, шулай ук авылларда, шул исәптән юбилей даталарына элек планлаштырылган күләмле чаралар үткәрү үзгә карарга кадәр гамәлдән чыгарылды. Безнең башлангыч оешмалар җитәкчеләре телефон аша бу хакта кисәтелде. Алардан кергән мәгълүмат буенча район авылларында килеп туган хәлгә аңлаучан мөнәсәбәттә карыйлар. Урамнарда беркем максатсыз йөрми, чыксалар да, сак битлеге кияләр. Ветераннар советы президиумы әгъзалары ветераннар, аларның балалары белән элемтәдә. Кискен респиратор чир билгеләре булса, вакытында медицина ярдәме күрсәтелә, шул исәптән шәфкать туташының йортка чыгуы белән.
Туклану продуктлары, медицина ярдәме күрсәтү белән тәэмин итү һәм чит кеше каравына мохтаҗ ветераннар мөнәсәбәтендә барлыкка килүче башка сорауларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү сораулары контрольгә алынды. Шулай ук район ветераннар советы активистларының ветераннар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән һәрвакыт элемтәдә булуын билгеләп үтәм. Әлегә вонлонтерларны эшкә кушмадык – барлык ветераннарны балалары карый.
Яңавылның өлкән кешеләренә килгәндә, биредә тулысынча барысын колачлап булмый. Якындагы кибеткә чыгып, битлек кимәгән чал чәчле кешеләрне күреп борчылам. Уйламыйча торып артык кабат үзен куркыныч астына куючыларны аңламыйм. Илдә тиф, холера, чәчәк авырулары эпидемиясе булган вакытларны өлкәннәр хәтерли, мөгаен...Моның никадәр җитди икәнлеген без бит бик яхшы аңлыйбыз. Чир йокмасын һәм вирус йөртүчегә әверелмәс өчен, җаваплы булырга, үзеңне яклый белергә кирәк.
Рима Фазылова, ветераннар советы рәисе.
Читайте нас в