ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-5 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2020, 15:31

"Кешегә ярдәм итү – безнең бурыч"

Лиана һәм Дамир Билаловлар волонтерлыкка беренчеләрдән булып язылган

Югары әзерлек режимының чираттагы атнасы башланды. Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Башкортстанда, тоташ илдәге кебек үк, арта һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны да күбәя. Мондый тормыш рәвешендә өлкәннәр һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә аеруча авыр. Лиана һәм Дамир Билаловлар беренчеләрдән булып волонтер булу теләге белдергән. Дамир – хәрби, әлеге мизгелдә отпускта, бу изге эштә аны хатыны Лиана яклаган.
– Шундый гади булмаган вакытта кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булганда моны, әлбәттә, эшләргә кирәк. Бер-берең турында хәстәрлек күрергә, үзизоляцияләү режимына карата җаваплы мөнәсәбәттә булырга кирәк, – ди Билаловлар.
Волонтерларның гаилә парының беренче сменасы узган атнада үткән. Бу көнне Дамир һәм Лиана өлкән кешеләрдән заявкалар эшкәрткән. Билаловлар сөйләвенчә, сменалар графигы кабул ителгән заявкаларны исәпкә алып төзелә. Гадәттә эшкә берсенең автомашинасы булган ике волонтер чыга. Әгәр бер үк вакытта берничә заявка керсә, икенчеләре китә. Көненә бер үк вакытта алты кеше дә чыгарга мөмкин. Алар сүзләре буенча, волонтерларга нигездә туклану продуктлары һәм дару сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.
– Мисалга, бер әби эте өчен даруга заказ ясады, ә бабайга кәнфит, къойка (холодец) һәм сканворд иттек, – дип сөйли Билаловлар.
Бүгенгә 24-50 яшьтәге җитмештән артык яңавыллы ирекле булып язылган. Һәм аларның саны көннән-көн арта. Волонтерлар халыкка туклану продуктлары, дару һәм иң кирәкле әйберләр сатып алырга ярдәм итә.
Изгелек кылу һәм якындагыларга ярдәм итү теләгегез булса, 8-919-149-29-90 телефоны аша шылтыратыгыз.
Читайте нас в