ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2020, 16:37

БДИ тапшыру вакыты үзгәрәме?

“Рособрнадзор” җитәкчесе моңа ачыклык кертте.

БДИ тапшыру вакытын үзгәртү турында карар май бәйрәмнәреннән соң кабул ителергә мөмкин. Бу хакта “Рособрнадзор” башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Анзор Музаевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Музаев белдерүенчә, коронавируска каршы көрәш буенча тәкъдимнәрне, шул исәптән штабның тәкъдимен карау күздә тотыла, шуннан соң тиешле карар кабул ителәчәк.
Ул шулай ук имтихан биремнәре аларны үткәрү вакытын кабат күчергәндә дә үзгәрмәячәк, дип ассызыклады. Моннан тыш, Музаев онлайн режимда имтихан тапшыру мөмкин булмавын да белдерде.

Фото: редакция архивыннан
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: