Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 18:35

Көндез дә, төнлә дә йолдыз балкый

Яңавыл электрчылары бик тырышкан

Барысына билгеле вакыйгалар белән бәйле, үзизоляция режимында тарихның данлыклы битләрен онытырга ярамый. "Яңавыл электр челтәрләре" АҖендә нәкъ шулай фикер йөрткәннәр, күрәсең. Хәзер шәһәрнең үзәк урамын (предприятие урнашкан Азин урамы) кече архитектура формасы – танылучы башкаруда Җиңү йолдызы бизи. "Төзелеше" ягыннан да, сайланган төсләре (куе кызыл һәм алтын төсләр кушылмасы) күзлегеннән дә танылучы. Электрчылар (алар булмаса, кем?!), әлбәттә, "төнге вариантын" да уйлаган – тәүлекнең караңгы вакытында йолдыз яктыртыла.
Архитектура формасының "Яңавыл электр челтәрләре" АҖе хезмәткәрләре тарафыннан эшләнүе игътибарга лаек (буялышы гына искәрмә булып тора, калган барысы да – предприятие эшчеләренең акыл һәм физик хезмәте җимеше).
Хәер, беренче тапкыр түгел – "Яңавыл электр челтәрләре" шәһәрнең төрле "төзекләндерү" конкурсларында призлы урын алудан тыш районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Предприятие территориясендә урнашкан матур утлар белән янучы фонтанны искә алу җитә. Елның җылы вакытында барлык теләүчеләрнең аңа соклану мөмкинлеге булды (билгеле коронавирус чоры башланганчы).
Читайте нас в