Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 13:00

Карт әтинең мөһим бурычы

Яшь буын Солтанхәким Хәбибрахмановның батырлыклары турында сөйли

Бөек Җиңү көненнән җитмеш биш ел диярлек үтте.Бу бөек вакыйга ветераннар, бу бәйрәмгә кадәр яши алганнар өчен генә түгел, ә яу кырларында фидакарь көрәшкәннәр ярдәмендә яшәүче безнең барыбыз өчен дә.
Үз куллары белән җиңүне якынайтырга ярдәм итүчеләр арабызда бик аз калды. Ә сугышта катнашучылар тагын да азрак. Ветераннарга күзләргә яшь тулып карыйсың һәм алар белән сокланмау мөмкин түгеллеген аңлыйсың.
Дәү әнием Миләүшә Хәбибрахманова сөйләвенчә, карт әтием Солтанхәким Хәбибрахман улы 1903 елның 19 маенда Йөгәмәш авылында крестьян гаиләсендә туа. Элек байтак гаиләләр күпбалалы булган, карт әти гаиләсе дә искәрмә түгел. Алар сигез бала үсә. Солтанхәким балачактан үзаллылыгы һәм шуклыгы белән аерылып тора. Аңа сигез яшь тулгач, мавыгучан егет мәдрәсәгә укырга китә. Бу вакыттан ул китап акылы нечкәлекләрен үзләштерә башлый. Аларны Шәңгәри мулла өйрәтә. Малай тырыш һәм акыллы булып чыкканга, аңа мәдрәсәдә укытырга рөхсәт итәләр. Армиядә хезмәт вакытында сәяси дәресләр алып бара. Ике елдан компартиягә керә. Дүрт ел хезмәт иткәннән соң туган авылына әйләнеп кайта, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә кичләрен авыл яшьләре белән шөгыльләнә. Зур энтузиазм белән клубны лозунг һм плакатлар белән бизи. 1940 елда Солтанхәкимне Уфа югары партия мәктәбенә җибәрәләр һәм биредән – фронтка. Карт әтием Курск дугасында сугыша, сәяси җитәкче була. Аның эше бик мөһим һәм җаваплы – солдат һәм офицерларның сугышчан рухын саклау була. Курск дугасында нинди авыр сугышлар баруын тарихтан беләбез. Совет яугирләре җиңүенә карт әтием дә өлеш кертә. Ул каты яралана, контузия ала.
Госпитальдә дәвалана һәм янә фронтка китә. 1945 елның җиңү маен Белоруссиядә каршылый.
Кадерле кешебез өйгә Җиңү белән әйләнеп кайтуына бәхетлебез. Күрсәткән батырлыгы өчен "I дәрәҗә Дан", "Кызыл Йолдыз", "Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соң бер елдан Солтанхәким Хәбибрахманов Йөгәмәш авылында китапханәгә нигез сала. Тәүдә нибары бер китабы була, ә ел ахырына инде 280. Китапханәче эше белән беррәттән ул партия секретаре эшен алып бара, колхозны ныгыту һәм яшьләрне тәрбияләүдә актив катнаша.
Гаиләм тарихы – Ватан тарихының кече өлеше генә. Ә карт әтинең бүләкләре реликвия, якты истәлек кебек өйдә иң күренекле урында саклана. Һәм хәзер, фоторәсемнәре, бүләкләрен кулга алгач, күңелем горурлык белән тула.
Гөләнисә Әхмәтьярова, Ямады авылы мәктәбе укучысы.
Читайте нас в