Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 18:53

Тиздән аптекаларга коронавирусны ачыклаучы тестлар кайтачак

Коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы республикабыз башкаласында апрель азагы - май башында көтелә.

Коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы республикабыз башкаласында апрель азагы - май башында көтелә. Бу хакта медицина фәннәре докторы Нәүфәл Заһидуллин "Башкортостан24» телеканалы тапшыруында белдерде.

Табиб сүзләре буенча, республикада авыручылар саны савыгучыларныкыннан артып киткәч, инфекция таралуның иң хәвефле ноктасы үткән дип исәпләргә мөмкин.
Уфада инфекциянең котырынган чоры апрель ахыры-май башына туры килер, мөгаен, ул вакытта көненә 350ләп кеше авыру йоктырырга мөмкин, ди ул. Арытаба инфекция таралу кимиячәк.
Медицина фәннәре докторы дөнья күләмендә берьюлы берничә компаниянең, шул исәптән безнең илдә дә, коронавируска каршы вакцина булдыру өстендә эшләвен билгеләде. Көз айларына ул әзер булыр дип көтелә.
"Бу вакцина киләсе эпидемияне кисәтер дип өметләнәбез", - ди белгеч.
Covid-19ның үзенчәлеге турында сөйләгәндә, табиб барлык инфекцияләрнең 30 проценты коронавирус инфекцияләре булуын ассызыклады, әмма яңа коронавирусның алардан аерылуын белдерде. Шунысы күңелне тынычландыра: табиб сүзләре буенча, кайчан да булса коронавирусның башка төрләре белән авырып савыкканнарның организмында Covid-19га каршы тору сәләте булырга тиеш.
Доктор әйтүенчә, апрель-майда аптекаларга коронавирусны ачыклаучы тестлар кайтарылырга мөмкин. Алар кулланылышта бик җиңел булачак, хатын-кызларның йөклеме-түгелме икәнлеген билгели торган тестларга охшатып эшләнәчәк.
bbc.com

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас в