ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2020, 14:00

"Дар"дан күчтәнәчләр тарата

Яңавыл эшкуарлары ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшыра

Бу көннрдә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар район эшкуарларыннан азык-төлек җыелмалары алды. Озак сакланыла торган азык-төлек (консерваланган ит, куертылган сөт, макарон ризыклары, төрле консервалар, печенье һ.б.) тутырылган бушлай күчтәнәчләрне төзелеш әйберләре кибете хуҗалары Диларә Камалетдинова һәм Сирин Шәяхмәтов тәкъдим иткән. Мәгариф идарәсенең әйдәүче белгече Илсөяр Хәйретдинова сөйләвенчә, бушлай кайнар туклануга хокуклы укучылар исемлеген район хакимияте каршындагы гаилә сәясәте буенча координацияләү советы билгеләгән.
Ата-аналар күрсәтелгән ярдәмгә бик шат булган. Алар әйтүенчә, бу ил өчен шулкадәр авыр вакытта шәфкатьлелекнең җиңүенә ышаныч тудыра. Әйткәндәй, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп, хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала.Бу, әлбәттә инде, йөрәк кушуы буенча эшләнә. Мондый башлангычка районның башка эшкуарлары да кушылыр, дип уйлыйсы килә. Чөнки авыр тормыш хәлендә торып калганнар өчен теләсә кайсы ярдәм мөһим, шушы көннәрдә исә бу аеруча кадерле.
Исегезгә төшерәбез, бушлай туклануга хокуклы мәктәп укучылары дистанцион уку чорында азык-төлек җыелмалары ала. Бу төркемгә сәламәтлеге чикле балалар, инвалид балалар, күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар керә.
4 санлы мәктәптә, мисалга, күп балалы аз тәэмин ителгән 71 гаилә, авыр тормыш хәлендә калган ике гаилә, сәламәтлеге чикле һәм инвалид бала тәрбияләнгән 20 гаилә коры паек ала. (Илсөяр Хәйретдиновадан 8 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, район буенча барлыгы 856 бала азык-төлек җыелмасы ала – ред. искәрмәсе)
– Коры паекларны атна саен бирәбез, – дип сөйли 4 санлы мәктәпнең социаль педагогы Зилә Черемазова. – Ярдәм өчен ата-аналар рәхмәтле, бу гаиләгә зур ярдәм, дип исәплиләр. Азык-төлек җыелмасына иң таләп ителгән ризыклар кертелгән. Моннан тыш, балаларның яраткан әйберләрен дә онытмыйлар – монысында җыелмага тәм-томнар да өстәлгән.
Мондый азык-төлек җыелмасына нәрсәләр кертелергә тиешлеген район хакимияте раслаган. Анда ярма, макарон ризыклары, сок һәм нектар, үсемлек мае, шикәр, балык консервалары, камыр кондитер әйберләре кертелергә мөмкин. Азык-төлек җыелмасының төгәл составы, бүленгән акча кысаларында, югарыда күрсәтелгән исемлектән чыгып, төрле вариантларда һәм күләмдә тутырыла.
Читайте нас в