Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2020, 17:52

"Рәхим итеп, санитар постка үтегез"

Яңавыл станциясендә өстәмә хәвефсезлек чаралары кабул ителде

Яңавыл станциясендә санитар пост оештырылган, 15 апрельдән биредә Мәскәүдән кайтучы пассажирларны контрольдә тоту буенча төркем эшли. Яңавыл районы территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб тарафыннан шундый карар кабул ителгән.
Район хакимияте белгечләре, Яңавыл район үзәк дәваханәсе вәкилләре, полиция һәм Горький тимер юлында Яңавыл станциясенең ведомство саны хезмәткәрләреннән торган төркем бернинди үзгә чаралар башкармый. Башкаладан кайтучыларның тән температурасын үлчиләр, анкеталаштыру үткәрәләр һәм үзизоляцияләү режимы хакында белешмәлекләр тараталар.
Оператив штабта билгеләүләренчә, бу мәҗбүри чара: Яңавыл станциясе аша төрле юнәлешләрдән килгән поездлар, күрше районнарга пассажирлар агымы үтә. Ә Мәскәүдә коронавирус инфекциясе йокканнар көннән-көн арта.
Хәер, "мәскәүлеләр" үзләре килеп туган хәлне аңлап кабул итә – бөтен процедураларны тыныч үтә, ә төркем хезмәткәрләре бөтен нәрсәне бик тиз башкарырга тырыша.
Читайте нас в