28 апрельдә Башкортстан Югары икътисад мәктәбе һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә "Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форум үткәрәчәк. Бөтен дөньяга танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, әйдәүче галим һәм бизнесменнар катнашуы планлаштырылган. Алар исәбендә кинорежиссер һәм продюсер Люк Бессон, язучы, "Кара аккош" икътисади бестселлер авторы Нассим Николас Талеб, физик Митио Каку, Швециянең экс-премьеры Фредрик Райнфельдт.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аңлатуынча, коронавирус эпидемиясен тиздән тынычландырачаклар. Һәм ул тәмамлангач, без нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга тиеш. Теләсә кайсы кризис яңа мөмкинлекләр бирә.
"Форумда катнашучылар дәрәҗәсе алар ярдәмендә республиканы мөмкин кадәр никадәр тизрәк тергезә алуыбызны билгеләү, барлык халыкка уңайлы тормыш һәм иртәгәсе көндә ышаныч тәэмин итә алуыбызда шик калдырмый. Ә бу кризис хәле уй-фикерләр өчен бик күп ризык бирә", – дип язган төбәк башлыгы социаль челтәрләрдә.
Форумда шулай ук бик күп Ватан спикерларының катнашлыгы планлаштырыла. Онлайн-режимда Стратегик башлангычлар агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, Русиянең бизнес-омбудсмены Борис Титов һ.б. чыгыш ясаячак. Русия телевидениесе академиясенең вице-президенты Александр Любимов форумның модераторы булачак.