ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2021, 16:50

Янгын аларны тораксыз калдырган

Карманнан һәм Яңавылдан Островский урамыннан йорт-җире янган кешеләргә бергә ярдәм итик

Карманнан һәм Яңавылдан Островский урамыннан йорт-җире янган кешеләргә бергә ярдәм итик
27 февральдә янгын Яңавыл районында яшәүчеләрне тораксыз калдырды. Бәла Дәүләтшиннар гаиләсенә килгән – хезмәт ветераны Вәзимә Тимерхан кызының йорты янган. Каза күрүченең кызы – Диана Дәүләтшина ярдәм сорый. Ул битараф булмаган яңавыллыларга кайгылары турында җиткерү үтенече белән безгә мөрәҗәгать итте.
"Саумысыз, сезгә язганга гафу итегез. Сезнең аудитория зур, бәлки берәрсе җавап бирер. Язмас идем, ләкин, кызганычка каршы, шундый очракта, төрле ысуллар эзләргә туры килә.
27 февральдә Карман авылында әнием яшәгән йорт янды. Милек иминиятләштерелмәгән иде. Бөтен нәрсә дә янды. Хәзер йортны тергезергә кирәк. Моның өчен байтак акча кирәк, ә ул бездә юк.
Һәр битараф булмаган кешедән ярдәм сорыйбыз. Сезне Алла сакласын!"
Саклык банкы картасы: 2202200145689145
(Диана Раисовна Д.)
Элемтә өчен телефон:
8-917-386-82-15 (Диана Раисовна).
2 мартта Яңавылда янгын Островский урамында яшәүче Хәйруллиннарның гаиләсен тораксыз калдырды. Йорт белән бергә барлык документлар һәм милек янган. "ЯТ" редакциясенә ярдәм үтенече белән каза күрүчеләрнең кызы Рената Нуреева язды.
"Йорт белән барык әйбер, документ, акча, кыйммәтле әйберләр, машина, әти-әниемнең гомер буе туплаган мөлкәте янды. Хәтта песи балалары белән яраткан песиебезне дә саклап калып булмады. Авыр хәлдә чит кеше бәласенә битараф булмаган барысына да үтенеч белән мөрәҗәгать итәм".
Гаилә шулай ук бик күп кешенең булышуын хәбәр итә: мебель, кием, урын-җир әйберләре, беренче кирәк-ярак әйбер биргәннәр. Ләкин матди ярдәм җыю дәвам итә.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
Алучы: Нуреева Рената Рустемовна.
р/с: 40817810106009569347
Банк получателя: башкирское отделение №8598 ПАО «Сбербанк»
БИК: 048073601
Корр. счет: 30101810300000000601
ИНН: 7707083893
КПП: 1685980596
Элемтә өчен телефон:
8-987-109-55-26 (Саклык банкы картасы Рената Рустемовна Н. номерына бәйләнгән).
Каза күрүчеләрнең адресы:
Яңавыл шәһәре, Свердлов урамы, 13.
"Ярдәм итәчәк барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Кызганычка каршы, мондый очраклардан берсе дә иминиятләштерелмәгән. Үзегезне саклагыз!", – дип яза гаилә.
Каза күрүчеләргә Яңавыл районында гаилә хезмәте аша ярдәм итәргә мөмкин.
(белешмәләр өчен телефон: 5-22-11).
Читайте нас: