ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2021, 14:44

Бердәнбер саклану ысулы – вакциналау

Районда COVID-19 авыруы белән хәл киеренке кала

Башкортстанда коронавирус инфекциясе авыруы белән хәл акрынлап тотрыклылана. Әмма республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматында COVID-19дан һәлак булучылар билгеләнә. Яңавыл районында авыру белән хәл элеккечә киеренке кала, яңавыллылар арасында авыру йоктыруның расланган очраклары көн саен теркәлә. Авырудан үзеңне һәм якыннарыңны бердәнбер саклау ысулы вакциналау кала, дип исбатлый медицина хезмәткәрләре. Районда аның ничек үтүен, ковидтан вакцина никадәр нәтиҗәле булуы – болар һәм башкалар турында Яңавыл район үзәк дәваханәсенең баш табибы Тимур Мадьяров белән әңгәмәләшәбез.
– Тимур Салаватович, ковидтан вакцина хәвефсезме һәм никадәр нәтиҗәле?
– Вакциналау үлемечле инфекциядән үзеңне һәм якыннарыңны бердәнбер саклау ысулы. Бүгенгә Русиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы тарфыннан теркәлгән өч вакцина бар, – "Спутник V" (яки "Гам-Ковид-Вак"), "КовиВак", "ЭпивакКорона". Иреклеләрдә клиник тикшеренүләр барышында алар барысы да хәвефсезлек һәм нәтиҗәлелек күрсәтте. Башкортстанга әлегә бер вакцина гына кайта – "Спутник V". Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлүенчә, үткән ел декабреннән безнең дәваханә 1 040 микъдар "Гам-Ковид-Вак" алды.
– Вакцина билгеле бер берәмлек категориясенә тәгаенләнгәнме яки прививканы һәр теләүче ясата аламы?
– Беренче чиратта прививканы сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль учреждение хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән гражданнарга һәм хроник авыруларга ясадылар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре аша язылган яки регистратурага шылтыратканнарга вакциналаудан баш тартмыйбыз. Бүгенгә вакцинаның беренче компонентын 1 040 кеше алды, икенче компонент районның 265 яшәүчесенә кертелгән.
– Вакциналау алдыннан тикшерү үтәргә яки организмны ничек булса да әзерләргә кирәкме?
– Өстәмә тикшерү, шулай ук вакциналау алдыннан ковидка тест үткәрү мөһимлеге юк. Беренче компонент кертү алдыннан ике атна алда һәм беренче һәм икенче вакцина микъдары арасында тоташ өч атна үзегезне саклагыз һәм авырмаска һәм салкын тидермәскә тырышыгыз. Шулай ук битлек кию, ара саклау мөһим. Беренче вакцина микъдарын керткәннән соң 42 көннән генә иммунитет барлыкка килүен исегезгә тотыгыз.
– Организмда антитәнчекләр табылса, COVID-19дан прививка кирәкме?
– Әгәр кеше күптән түгел генә коронавирус инфекциясеннән терелсә дә, кабат йоктыру куркынычы бар. Бу канда антитәнчекләр дәрәҗәсе тиз төшкән очракта була. Шуңа күрә вакциналау белән сорауны канны антитәнчекләр булуга тапшырганнан соң гына хәл итәргә киңәш итәбез. Бу кайберәүләрнең COVID-19 белән җиңел формада авырып терелүе артуы белән аңлатыла. Ул вакытта еш кына ковидның бернинди билгеләре ачыкланмый.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Вставка
Яңавыл районында COVID-19дан вакциналау эш көннәрендә яки шимбә көнне поликлиниканың 117 санлы бүлмәсендә үткәрелә (Ходайбирдин урамы, 65 а). Түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында; "К врачу" кушымтасы; поликлиникада инфокиоск аша; участок терапевты яки фельдшер ярдәмендә, шулай ук 2-10-12, 5-44-32 телефоннары буенча.
Автор: Лидия Гарипова
Читайте нас: