ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 10:35

Киң күңелле, аралашучан, ачык

Безнең кунак – Гөлнар Каһирова – бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләгән

Аның туган көне 8 Март бәйрәменә туры килү белән игътибарга лаек. Киң күңеллелек, аралашучанлык, ачыклык – Гөлнар Нәкый кызына хас сыйфатлар. Аның белән сәгать ярым әңгәмә шундук сизелмичә дә үтеп китте, безнең герой – күпкырлы шәхес. Кызганычка каршы, интервьюны тулысынча бастыру мөмкинлеге юк, әмма иң кызыклы җавапларын бирергә тырыштык.
– Гөлнар Нәкыевна, балачагыгыз турында сөйләгез әле.
– Комалак авылында гаиләдә өченче бала булып туганмын. Без биш бала үстек. Икенче сыйныфта Прогресс авылына күчтек. Минем өчен бу стресс булды. Прогресс мәктәбендә балалар рус телендә яхшы укый һәм яза беләләр иде, ә Комалакта мәктәп аз комплектлы, татар телендә укыдык, рус телен ул вакытта бик яхшы белми идем. Сыйныфташлар миннән көлә, ә миңа бик авыр һәм аяныч иде. Укытучыма рәхмәт, ул мине бөтен нәрсәдә яклады һәм ярдәм итте, инде икенче сыйныф ахырына "5"ле билгеләренә генә укыдым. Бала-чаганың мыскыл итүе үзеннән-үзе бетте.
– Әти-әниегез сезнең шәхескә нинди йогынты ясады?
– Алар минем өчен бөтен нәрсәдә үрнәк. Әнием Фәнирә Шәрип кызы укытучы иде, һәм балачакта, аңа карап, шулай ук мәктәптә укытырга хыялландым, тик инглиз телен. Прогресста әни ПТУда эшли башлады. Башлангыч сыйныфлар укытучысыннан авыл хуҗалыгы буенча преподавательгә яңадан укып чыкты. Ул бик талантлы иде. Училищеда мәдәни оештыручы буларак спектакль һәм концерт номерлары куйдым, яхшы рәсем төшердем. Кызганычка каршы, әни иртә вафат булды, әмма аның миңа бөтен хатларын саклыйм. Ул мин Свердловск шәһәрендә укыганда яза иде, ул вакытта кесә телефоннары юк, шуңа күрә элемтәне гадәттә шулай сакладык. Әнинең язуы бик матур иде.
– 2021 ел сезнең өчен юбилейларга бай...
– Әйе, быел ирем Инсаф белән 35 ел бергә гомер итүне билгелибез. Танышу мәзәк булды: беренче тапкыр Свердловскига барганда поездда очраштык, икебез дә шул шәһәрдә укый. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң вагон тулы, Инсаф аста утыра, ә мин инде югары киштәдә. Минем озын чәчләр аның урынына асылынып төшкән, шулай Инсаф мине күреп алды да. Безнең арада сөю беренче караштан... Бергә ул һәм кыз тәрбияләп үстердек.
– Балалар турында сөйләгәндә. Бервакыт сез җаваплы адымга базнат иткәнсез...
– Әйе. Кече улыбыз белән фаҗигадән соң ирем белән бала турында уйлана башладык. Йөккә узарга да тырышып карадым, ләкин яшь үзе турында белдерде. Шул вакытта Инсаф белән уллыкка малай алырга карар иттек, приютлар буенча йөрдек. Ике-өч ел Агыйделдән ерак түгел балалар йортына йөрдек һәм бервакыт директор безгә кыз карарга тәкъдим итте. Очрашу алдыннан, бала ошасын дип, Аллаһы Тәгаләгә табындым, шулай килеп чыкты да. Без ирем белән аны чын күңелдән яраттык. Танышу мизгеленә аңа сигез яшь иде, аның гаиләбезнең бер өлеше булуына менә инде тугыз ел һәм хәзер инде без тормышны ансыз күз алдына да китермибез.
– Сезнең шундый бай хезмәт тормышы: сез ГОЧС һәм мобилизацион әзерлек эшләре буенча баш белгеч, шулай ук территориаль сайлау комиссиясе секретаре булып торасыз. Ничек өлгерәсез?
– Эшем миңа ошый, әлегә өлгерәм. Иң мөһиме сәламәтлек сынатмасын. Иремнең кече Ватанында, Калтасы рйонының Бурсык авылында ял итеп, көч җыям. Ашарга пешерергә һәм үземә кунаклар чакырырга яратам. Ирем кебек үк, барысы белән дә уртак тел табам. Коймак, вак-бәлеш, чәк-чәк пешерергә, туганнарны һәм танышларны, хезмәттәшләрне мич ашлары белән сыйлыйм. Ә тагын гаилә белән спорт белән шөгыльләнәбез, кыш көне чаңгыда йөрибез, күбрәк җәяү йөрергә тырышабыз.
Читайте нас: