ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2021, 11:15

"Тәмле" һәм күңелле май чабу атнасы (Масленица) дәвам итә

Яңавыллылардан аның ничек үтүе турында кызыксындык

Любовь Шәмшурина, Орловка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы:
– Элек алай эшләми идем, ә менә быел көн саен тәбикмәк пешерәм. Борынгы рецептлар буенча, әни өйрәткәнчә, дәү әни пешергәнчә. Тәбикмәк – ул рус халкының милли ризыгы, көн саен кимендә бер сәгать кухняда мәш киләм, арытаба гаилә белән өстәл янына җыелабыз, табын артында рәхәтләнеп сөйләшәбез.
Радик Нигиев, Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты җитәкчесе:
– "Май чабу яхшы – аның күңеле изге" бәйрәмен май чабу атнасы башлануга кадәр – 7 мартта үткәрдек. Төрле уеннар уйнадык, кечкенә бүләкләр тараттык. Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар, табын артында чәй авыл халкына зур сөенеч китерде.
Людмила Садыйкова, Шүдик авыл модельле китапханәсе китапханәчесе:
– 10 мартта авыл мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен "Широкая масленица"фольклор сәгатен үткәрдек. Тәүдә балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы хакында сөйләдек, арытаба барыбыз бергә уен, конкурсларда катнаштык. Ахырда барысын да тәбикмәк белән сыйладык.
Игнат Шәйхетдинов сорашып-белеште.
Читайте нас: