ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+2 °С
Облачно
VK
Җәмгыять
15 Марта 2021, 14:05

"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне"

Яңавыллыларны акциядә катнашырга чакыралар

Март башыннан 2 апрельгә кадәр бердәм дәүләт имтиханына әзерлек белән бәйле чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналарына артык психологик киренкелектән арынырга ярдәм итәргә, җәмәгатьчелекне имтиханнар процедурасы белән яхшырак таныштырырга өндәлгән "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенрусия акциясе уза.
Югарыда әйтелгән акция кысаларында БР Мәгариф министрлыгы 27 мартта БДИ процедурасын кабатлаучы эшлекле уен үткәрә.
Яңавыл районында акция 3 апрельдә И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиядә уза. 9 сәгатьтә башлана.
Читайте нас